Мамадышта яшьләр көнен 10 августта билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне бик бай күңел ачу программасы көтелә.

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Мамадышта яшьләр көнен 10 августта билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне бик бай күңел ачу программасы көтелә.

Беренче яңалык – ползункилар бәйгесе.

Тантананы "Россиянең иң яхшы 100 әйдәп баручысы" исемлегенә кергән  - Айрат Заһриев алып барачак.

Мамадыш яшьләрен тагын бер сюрприз көтә. Кунакларны Казаннан Just Brass банданың тынлы каверы каршы алачак. Алар теләсә кайсы дәрәҗәдәге чараларда катнаша,бары тере тавыш кына яклы, микрофонсыз чыгыш ясыйлар.

Шулай ук Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан уздырыла торган яшь гаиләләр өчен үткәрелгән Инстаграм-конкурска йомгак ясалачак.

http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/eshche-odin-syurpriz-prigotovili-organizatory-na-prazdnik-dlya-mamadyshskoy-molodezhi​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International