2019 елның 27 июлендә 10.00 сәгатьтә Урта Кирмән авылы янындагы "Изгеләр чишмәсе” янында “Кирмән җыены” үткәрелә. Программада : чараны тантаналы ачу, "Сөембикә эзләреннән" тарих битләреннән сәхифәләр, театральләштерелгән тамаша, фольклор коллективларының чыгышы, татар халкының борынгы кәсепләре, тере экспозиция.
Мастер класслар: Мастер-класслар үткәрү: кирпеч сугу, чүлмәк ясау һәм металл кою, эбру (суда рәсемнәр), тире белән эшләү, ук - Арбалет, бәйләү, чигү, йон эрләү, калфак-түбәтәйләр ясау, пылау әзерләү.
Мөнәҗәт әйтү, викториналар, милли уеннар, бәйгеләр. Кирмәнчек шәһәрен саклаганда шәһит киткәннәр рухына намаз уку.
Кунакларны пылау һәм шифалы үләннәр чәе белән сыйлаячаклар.
Кадерле мамадышлылар һәм район кунаклары! Җыенгархим итегез ! Автобуслар Мамадыш шәһәренең үзәк мәчетеннән 8.30 сәгатьтә китә.