ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

31 октябрь көнне Мамадыш районы Олы Шыя авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Чара алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Мамадыш РҮХ» ДАССОның баш табибы Дамир Хаҗиев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау ветераннары Советы Рәисе урынбасары, «Ак чәчәкләр» республика конкурсында җиңүче Фиркать Галимов катнашуында узды.

Мамадыш районы мәктәпләре укучылары, «Яшел хыяллар» иҗади экологик конкурсында җиңүчеләр һәм катнашучылар ТР Дәүләт Советы кунаклары булдылар. Укучылар парламент эшчәнлеге, закон чыгару процессының үзенчәлекләре белән таныштылар, парламентаризм музеенда булдылар, шулай ук Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Марат Галиев белән аралаштылар.

Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча мәгариф оешмаларының уңай эш тәҗрибәсен тарату максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен конкурс сайлап алуы үткәрә. "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2019» республика конкурсына йомгак ясалды.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Мамадышта Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Әлеге истәлекле чара Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе базасында узды. Анда район җитәкчелеге, сәяси репрессия корбаннарының балалары, иҗтимагый оешма әгъзалары, шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

«Ел маршруты-2019» Бөтенроссия туристлык премиясе финалында Мамадыш районының беренче рәсми туристик маршруты.

22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында    “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.  

Мамадышта "Йолдызлар яңгыры" шәһәр фестивале кысаларында чираттагы чыгыш узачак.

Бәйрәм көннәрендә чүпне чыгару гадәти режимда башкарылачак.

Нәрсәләрне белергә кирәк?

* Авария очрагында кечкенә пассажирларны  махсус балалар креслолары гына коткарырга мөмкин. Кайчак фаҗига кинәт тормозга басканда да килеп чыга – бала “кайгыртучан” ана кулыннан ычкынып китә һәм алгы пыялага бәрелә;

 

ТР буенча Росреестр идарәсе гражданнарны кабул итү графигындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International