«Яшел хыяллар» («Зеленые мечты») конкурсында җиңүчеләр Дәүләт Советында кунакта булдылар.

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы мәктәпләре укучылары, «Яшел хыяллар» иҗади экологик конкурсында җиңүчеләр һәм катнашучылар ТР Дәүләт Советы кунаклары булдылар. Укучылар парламент эшчәнлеге, закон чыгару процессының үзенчәлекләре белән таныштылар, парламентаризм музеенда булдылар, шулай ук Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Марат Галиев белән аралаштылар.

«Яшел хыяллар» конкурсы агымдагы елның май – август айларында узды, аны «Яшел Парк» оешмасы һәм Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев оештырды.

Саба һәм Мамадыш районнары мәктәпләре укучылары ике номинациядә ярышты: әдәби иҗат һәм сынлы сәнгать. Балаларга өч тема – «Мин яшәгән дөнья», «Табигать күз яшьләре», «Тере планета» темалары буенча чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 октябрьдә партиянең Мамадыш җирле бүлекчәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты катнашында узды.

«Конкурс беренче тапкыр үткәрелә, әмма балаларның кызыксынуы зур булганлыктан, аны ел саен ясарга планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте Марат Галиев. Депутат сүзләренә караганда, балаларның рәсемнәре һәм әдәби эшләре экология өлкәсендә мөһим карарлар кабул итү турында уйланырга мәҗбүр итә.

«Якындагы елларда старт алган» чүп - чар реформасы» кысаларында зур эшләр башкарасы бар, - диде Марат Галиев, - кешеләрнең аңын үзгәртергә, полиэтилен пакетларны көн саен сатып алмаска һәм аларны күпләп чыгарырга кирәк, чүпне сортларга аерырга һәм аны эшкәртергә кирәк". Бу хакта конкурста катнашучылар депутат белән очрашуда сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International