Мамадышның "Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасы Татарстанның иң яхшы билингваль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре рейтингын җитәкләде.

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча мәгариф оешмаларының уңай эш тәҗрибәсен тарату максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «иң яхшы билингваль балалар бакчасы»Грантын алу өчен конкурс сайлап алуы үткәрә. "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2019» республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста республиканың 55 балалар бакчасы катнашты. Конкурсантларны сайлап алу өч этапта узды. Икенче этапта 4 кешедән торган Конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып, учреждение эше белән танышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының 28 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы грант алучылар дип табылды. Мамадыш шәһәренең 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы да грантка ия булды.

Откан акчаларны балалар өчен җиһаз сатып алу һәм үстерешле уеннар өчен кулланырга планлаштырыла.

Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче белем бирү оешмаларын ачыклау һәм бүләкләү каралган. Грант булып мәктәпкәчә төркемнәрнең предмет-пространство мохитенең сыйфатын күтәрүгә, педагогик коллективның һөнәри үсешенә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру өчен 500 000 (биш йөз мең) сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International