Мамадыш районында ФАПның тантаналы ачылышы булды.

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

31 октябрь көнне Мамадыш районы Олы Шыя авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Чара алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Мамадыш РҮХ» ДАССОның баш табибы Дамир Хаҗиев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау ветераннары Советы Рәисе урынбасары, «Ак чәчәкләр» республика конкурсында җиңүче Фиркать Галимов катнашуында узды.

Авыл халкын Марат Әхмәтов зур вакыйга белән котлады. Ул, җыелучылар алдында чыгыш ясап, республика җитәкчелеге авылны үстерүгә зур игътибар бирә, үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне дә үти, дип билгеләп үтте. Ул сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү авыл халкына бик мөһим һәм кирәк, дип ассызыклады.

Анатолий Иванов Олы Шыя авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Резедә Зариповага һәм "сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен" Галина Дмитриевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Сүз уңаеннан, Резедә Хәсәновна күрше Вахит авылында яши һәм көн саен, теләсә нинди һава торышында эшкә бара, җәен велосипедта йөри, ә кышын ире йөртә. Чарада Әмин Гафуровка, Любовь Михеева һәм Валентина Сергинага "ТР сәламәтлек саклавының мактаулы ветераны" күкрәк билгеләре тапшырылды. ФАП төзүдә ярдәм итүчеләр дә читтә калмады, әлбәттә.

Халык исеменнән Республика һәм район җитәкчелегенә Александр Якимов рәхмәт белдерде. Тантаналы ачылыштан соң чарада катнашучылар бүлмәләрне карап чыктылар, медицина ярдәме күрсәтү шартларының уңайлылыгын бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International