Нәрсәләрне белергә кирәк?
* Авария очрагында кечкенә пассажирларны махсус балалар креслолары гына коткарырга мөмкин. Кайчак фаҗига кинәт тормозга басканда да килеп чыга – бала “кайгыртучан” ана кулыннан ычкынып китә һәм алгы пыялага бәрелә;
* Күпләр арзан бәягә бустер яисә хәвефсезлек каешы өчен адаптер сатып алып, аның ярдәмендә баланың иминлеген тәэмин итеп була дип уйлый. Әмма юл-транспорт һәлакәте очрагында мондый җайланмалар баланы сакламый;
* Каркассыз модельләрне сатып алмагыз, алар кечкенә пассажирны бустердан бераз гына яхшырак саклый. Авырлык килгәндә мондый җайланма өзелергә һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин;
* Барлык автокреслолар баланың авырлыгына бәйле берничә төркемгә бүленә. Иң кечкенәләр өчен нуленче төркем җайланмалары каралган, иң зурлар өчен – өченче;
* Кресло сайлыйсыз икән, сатучыдан ЕСЕ R 44/04 евростандартына ярашлылык сертификатын сорагыз, чөнки Евросоюзда балалар утыргычларына таләпләр катгыйрак. Шулай ук стандарт буенча эшләнгән автокреслоларда махсус наклейка да була;
* Автокреслоның моделе турында Интернеттагы фикерләрне укыгыз. Заманча тотып торучы җайланмалар даими сынау үтә (краш-тест), аларның нәтиҗәләрен Интернетта табарга була;
* Ныгыту системасына аерым игътибар бирегез: әгәр ул артык катлаулы икән, әти-әниләр ашыкканда тотып торучы җайланманы дөрес урнаштыра һәм бала иминлеген тәэмин итә алмаячак. Бала тудыру йортыннан чыкканда да күпчелек ата-ана сабыен кулда алып кайта, бу да куркыныч. Баланы беренче көннән үк махсус креслода йөртергә гадәтләнегез;
* Дөрес эләктерелмәгән булса, иң заманча һәм сыйфатлы тотып тору җайланмасы да үз функциясен үти алмаячак. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге балаларны хәрәкәт уңаена каршы гына утыртырга рөхсәт ителә, чөнки сабыйның муен сөякләре авария вакытында авырлыкка түзмәскә мөмкин;
* Кресло алгы утыргычка урнаштырыла икән, иминлек мендәрен ычкындырырга кирәк – авария очрагында ул яшь пассажирны үтерергә мөмкин;
* Бала тормышы һәм сәламәтлеге — бәяләп бетергесез. Баланы сыйфатлы балалар креслосы гына саклый.
Җиңел автомобильдә һәм йөк машинасында балалар өчен махсус утыргычлар (җайланмалар) урнаштыру һәм аларда балаларны урнаштыру әлеге системаларны (җайланмаларны) эксплуатацияләү җитәкчелеге нигезендә башкарылырга тиеш.
12 яшьтән кечерәк булган балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртү тыела.
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу РФ КоАП 12.23 ст.3 ө. нигезендә физик затлар өчен 3000 сум күләмендә штраф салуны күздә тота.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә баланың автомобильдә йөргәндә нәкъ менә автокреслода булырга тиешлеген күрсәтмә юк. 22.9 пункты «Балаларны йөртү... балалар өчен махсус утыргычлар кулланып башкарылырга тиеш», - ди.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Камалова Асия Исмәгыйль кызы.