Бүген Мамадышта Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар.

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Мамадышта Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Әлеге истәлекле чара Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе базасында узды. Анда район җитәкчелеге, сәяси репрессия корбаннарының балалары, иҗтимагый оешма әгъзалары, шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

XX гасырның бу каты чорында 1342 кеше зыян күргән, районның 172 кешесе атып үтерелгән. 690 крестьян хуҗалыгы таратылган, 307 гаилә түбәсеннән колак каккан һәм Себергә җибәрелгән. Репрессия корбаннарының балалары елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә алар 19 кеше. Тернәкләнүчеләрнең район җәмгыяте рәисе Мирослава Варейко ул вакытта «халык дошманы» дип аталырга, йөрәк авыруын, кайгы, ачлыкны, төрле авырлыкларны кичерергә туры килүе турында сөйләде.

Сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International