ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Югары Тәкәнеш ындыр табагында машинист булып Халик Габделкаюмов ун елдан артык эшли инде. Андагы ашлык чистарту, киптерү һәм калибрлау агрегатларын төзек тоту, эшләтү аның җаваплылыгында. Бүгенге көндә ул басудан кайткан арышны “ЗАВ-20” агрегатында чистартып, киптерергә тутыра.


6
июль, 2013 ел
шимбә
Дегетле авылында эшләүче 17нче санлы колония–җирлектә яңа җитәкче. 

5
июль, 2013 ел
җомга
Бу юлы анда 7нче июль көнне кичке 8дә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм турылык көне уңаеннан күңелле һәм олы программа әзерләнә. Сәхнәдә тәбрикләүләр дә яңгыраячак, үзешчәннәребез генә түгел, Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы Венера Ганиева да чыгыш ясаячак. 

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш тәмамланды. Аның йомгаклары белән таныштыруын үтенеп, республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевичка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Борчылмыйк, “Печәнсез калмассыз,” – диләр

Авыл халкының телендә дә, уенда да бер генә сүз бүген: “Печән!” Бөтен кеше кышлык мал азыгы турында кайгырта. “Киләсе елның нинди буласын белгән юк,” – дип, запас белән дә әзерләргә тырышалар.

Көндез бәгырьләрне өтәрлек булып кояш кыздырса да, төнлә һава салкынайта. 

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Борчылмыйк, “Печәнсез калмассыз,” – диләр

Авыл халкының телендә дә, уенда да бер генә сүз бүген: “Печән!” Бөтен кеше кышлык мал азыгы турында кайгырта. “Киләсе елның нинди буласын белгән юк,” – дип, запас белән дә әзерләргә тырышалар.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Аларның мәхәббәт тарихы гөлләргә үрелгән бакчага тиң. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Әлфинур апа белән Нурислам абый Шагиевлар – авылыбызның, районыбызның тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

26нчы июнь кичендә шәһәребезнең иң гүзәл урыны–Нократ яр буенда районыбызның 312 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен искиткеч тамаша, серле әкияти бал оештырылды.

XXVII Бөтендөнья студентлары Уеннары Эстафетасы Уты Татарстан буенча хәрәкәтен дәвам итә. 26нчы июньдә аны кабул иткән шәһәрләр исемлегенә Мамадыш та өстәлде. 

7
июнь, 2013 ел
җомга

Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар,  мөхтәрәм кунаклар!

 

Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе белән тәбриклим! Туган ил, туган тел, газиз җырлар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәреп, шатландырып юаткан, дәртләндергән, уенырын, көч-куәтен, баһадирларын урамнарга, мәйданнарга чакырган.  Халкыбызның  бөтен матур сыйфатларын зур чәчәк бәйләме итеп туплаган Сабантуй - изге, кабатланмас бәйрәм дә, ярыш–бәйгеләр мәйданы да, игенченең бөеклегенә мәдхия җырлау көне дә ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International