ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Муниципаль районыбыз башлыгы тәкъдиме белән, узган елдан башлап һәр икътисади зона буенча ел дәвамында иң күп эш башкарган механизаторга район Сабан туенда 50шәр мең сум күләмендәге премия бирелә. Игътибарыгызга: быелгы җиңүчеләр.


3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Мамадышта Сабан туе 8 июнь көнне узачак.

1
июнь, 2013 ел
шимбә
Мамадыш егетләрен баян моңы астында озаттылар. 

29
май, 2013 ел
чәршәмбе

Нократ яр буен ныгыту эшләре дәвам итә. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә “Гидроспецстрой” су асты-техник идарәсе ҖЧҖе белгечләре Нократ яр буенда булдылар, участокларны карадылар. 


28нче май – Чик сакчылары көненең 95 еллыгы уңаеннан шәһәребезнең үзәк урамы тагын бер һәйкәлгә баеды. Әлеге һәйкәлне төзүдә чик буе сакчылары үзләре дә катнаштылар. –Санаулы көннәр эчендә сафка бастырдык. 

27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Мамадыш районының 34 мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре узды. Районыбыз мәктәпләрен 312 кыз һәм егет тәмамлады.

 



24
май, 2013 ел
җомга

Беркемгә дә сер түгел, дөньяның алга киткән илләрендә урта һәм кече эшмәкәрлеккә зур өстенлек бирәләр. Кызганычка каршы, Россиядә әле бу өлкәдә каршылыклар аз түгел. Безнең районда эшмәкәрлекнең торышы ни хәлдә? Әлеге һәм башка сорауларга Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш бүлеге начальнигы Вадим Никитин җавап бирә.

 


22
май, 2013 ел
чәршәмбе
2013нче елның 29нчы маенда 10.00 сәгатьтә Мамадыш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы 23/33нче йорт адресы белән Мамадыш муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы була. 

Быелгы җәйге ялларда район территориясендәге барлык төр лагерьларда 2320 бала сәламәтлекләрен ныгытачак. Тагын мәчет һәм храм каршындагы ял итү лагерьларына 80 баланы җәлеп итү каралган.

Татарстанда беренче булып, Түбән Ушмада, мәктәп галереясы оештырылды. Аңа тәүге эшләрне якташлары Факил Гайфетдинов бүләк итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International