Аларның мәхәббәт тарихы гөлләргә үрелгән бакчага тиң. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Әлфинур апа белән Нурислам абый Шагиевлар – авылыбызның, районыбызның тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе.
Шагиевларның йортлары авылбызда ерактан ук пөхтәлеге, матурлыгы, затлылыгы белән аерылып тора. Капкаларын ачып, күркәм ишегалдына үтәм. Өй ишеген ачып җибәрүемә, борын очына бәлеш исе килеп бөркелде. Әлфинур апа мичтән бәлешне чыгарды да, кыстый-кыстый йортның түренә чакырды. Йорт эченә үткәч, биредәге тәртипкә, пөхтәлеккә сокландым. Ә зал урталарындагы гөлләргә карап, үземне җәннәт бакчаларында дип хис иттем. Гомумән, бу йорттагы һәрбер әйбер гомернең заяга узмавын искәртеп тора. Әлфинур апаның йөзендәге мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләре, тавышы да ягымлы. Ул арада Нурислам абый белән балалары керделәр. Әлфинур апа чын уңган хуҗабикә, өстәлне тиз генә әзерләп, балаларын ирен өстәл артына чакырды. Ниһаять, Әлфинур апа белән икәү генә калып, гомер йомгагын сүтәбез. “Тормыш юлыбызда бәхетле минутлар да, авыр чаклар да булды, тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый. Безнең Нурислам абыең белән өйләнешкәнгә быел 50 ел була. Беребез күрше Тулбай авылыннан икенчебез Шәмәктән булсак та бер чишмәдән су эчеп, бер юллардан йөргән пар”, – ди елмаеп куйды Әлфинур апа. Нурислам абый армия хезмәтеннән кайткач, гүзәл Әлфинурга күзе төшә, 1963 елның январ аенда гөрләтеп туй үткәрәләр. 25 яшьлек Әлфинур мәктәпне тәмамлап, техникумда белем алгач,бухгалтер булып эшли башлый.Үзенең 40 ел гомерен шушы эшкә багышлап үткәрә. Әйбәт эшләгәне өчен дипломнар, мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Авыл халкы да аның яхшы эшен әле дә онытмый, аңа рәхмәтле. Ә Нурислам абый иртә яздан кара көзгә чаклы басудан кайтып керми. Эшен яхшы башкара, гел алдынгылар рәтендә була, елның-елында “кыр батыры” исеменә лаек була. Күп еллар намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале, күпсанлы Почет грамоталары белән бүләкләнгән.
Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалары да үзләренә охшап акыллы-булдыклы, ярдәмчел булып үсәләр. Алар 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. 4 кызларына да югары белем биргәннәр. Олы кызлары Резидә өлкән шәфкать туташы булып Алабуга шәһәрендә яши һәм эшли. 3 кызы Дамира, Гөлнур һәм Гөлнара башлангыч сыйныф укытучылары булып эшлиләр. 8 оныгы, 2 оныкчыгы да уңган-булганнар, әби белән бабаларына гел ярдәм итеп торалар. Буыннар чылбыры дәвам итә. Әлфинур апа һәм Нурислам абыйларның тормышлары гөрләп бара. Аларны яшьләребезгә үрнәк итеп куярлык. Аларны алтын туйлары белән котлап, киләчәктә дә бәхетле, озын гомер, күңел тынычлыгы телисе килә.
Шәмәк авыл Советы сәркәтибе Рауза Шәвәлиева
Фотода Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Лариса Гайфуллина юбилярларга бүләк тапшыра