ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2013 ел
чәршәмбе
Җиңү паркына инвалидлар фестиваленә килүчеләр быел да район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовның һәм җәмгыятьләре җитәкчелегенең, дусларының, танышларының бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен кабул иттеләр; концерт карадылар, кайберләре сәхнәдә үзләре язган шигырьләрен укып, җырлап та төштеләр; төрле ярышларда көчләрен һәм җитезлекләрен сынап та карадылар; бүләкләр дә күп әзерләнгән иде; юбилярлар да тәбрикләнде. Тормышлары, кәефләре белән кызыксынып, берничәсе белән әңгәмә корып та алдык.

7
август, 2013 ел
чәршәмбе
Күперле, юллы һәм буалы булачаклар. “ПМК–Мелиорация” оешмасы Алан авылына әнә шундый бүләк әзерли. 

2
август, 2013 ел
җомга
Соңгы елларда бәрәңгегә күз тиде бугай. Я тишелеп чыкмый, я җәй уртасы да җитмичә корый башлый. Халык пошаманга төште.
“Тәкәнеш” агрофирмасының механикалаштырылган отрядына чын игенчеләр генә тупланган. Агрофирманың бухгалтериясеннән хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары турындагы мәгълүматны китереп биргәч, Миннехан Гарифуллин ашыкмыйча танышып чыкты. Алар кәгазьдә генә калмаячак, хезмәт хакын бит вакытында түләп баралар. 

29
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Быелгы Рамазан ае Мамадышта һәм авылларда Ифтар мәҗлесләренең күбрәк үткәрелүе белән аерылып тора.

Максат акча эшләү түгел, ә хезмәт тәрбиясе бирү. Соңгы елларда мәктәпләр бизнес-планнары нигезендә үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр бәрабәренә үзләрен кышка җитәрлек азык белән тәэмин итәләр. 

Сишәмбе көнне Ушма, Тәкәнеш һәм Шәдче төбәкләре хуҗалыклары, фермерлары кырларын әйләнеп чыкканнан соң: “Иң яхшы басулар Фәргать Рәфгатовичныкы, дип уйлаган идем, сезнеке яхшырак икән,” – диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте баш агрономы Әлфәт Талиповка.

“Вакула” сортлы алты кырлы арпа кайтартыгыз. Коры елны да 25әр центнер уңыш бирә,” – диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов узган атнаның җомгасында “Тәкәнеш” агрофирмасы базасында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән үткәрелгән семинарда. 

25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Алексей Асафов Тауиле авылында гомер кичерә. Игенчеләр нәселеннән. Тауиле мәктәбендә котельный операторы булып эшли. 14 ел урак җитүгә комбайнга утыра. Узган ел “Тәкәнеш” агрофирмасы буенча икенче урынны яулаган.

Югары Тәкәнеш ындыр табагында машинист булып Халик Габделкаюмов ун елдан артык эшли инде. Андагы ашлык чистарту, киптерү һәм калибрлау агрегатларын төзек тоту, эшләтү аның җаваплылыгында. Бүгенге көндә ул басудан кайткан арышны “ЗАВ-20” агрегатында чистартып, киптерергә тутыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International