Печән өсте

2013 елның 5 июле, җомга

Борчылмыйк, “Печәнсез калмассыз,” – диләр

Авыл халкының телендә дә, уенда да бер генә сүз бүген: “Печән!” Бөтен кеше кышлык мал азыгы турында кайгырта. “Киләсе елның нинди буласын белгән юк,” – дип, запас белән дә әзерләргә тырышалар.

Көндез бәгырьләрне өтәрлек булып кояш кыздырса да, төнлә һава салкынайта. Болында янәшәдәге су салкыны да өстәлә торгандыр. Чабарга өлгергән печән өстен аксыл рәшә каплагач кына эштән туктасалар да, кояш чыгуга барысы да торып утырдылар. Бергәләшеп, Сон, Түбән Сон, Катмыш, Усали авыл җирлекләре башлыклары – Мансур Сәләхов, Равил Гафиятуллин, Сәгыйть Гыйззәтуллин, Әлмир Зиатдинов һәм алар печән чабарга алып килгән Нургаян Шәвәлиев, Наил Мөбәракшин, Алексей Салганов, ашарга әзерләп, тамак ялгап алдылар да, механизаторлар тракторларына утырып, эшкә дә керештеләр. Бу вакытта сәгать иртәнге 3ләр тирәсе генә иде әле. 

Анзирка болыннарында үлән төрлечә быел. Калын урыннары да, бик юка җирләре дә бар. Нократ елгасы артык күтәрелмәде яз көне, болынлыклар тоташтан су астында калмаган булгандыр. Июнь уртасындагы коры һава да үләннәрнең буйга үсешен кисәк туктатты. Әле ярый соңгы вакытларда бөтен табигатьне яңадан уятып шифалы яңгырлары коеп узды. Былтыр бу болыннарны чабарга әлеге авыл җирлекләреннән техникалар гына җибәргәннәр, кабат печәнгә генә килгәннәр иде. Быел “Омар” агрофирмасы җитәкчелеге белән сөйләшеп, барлык эшләрне дә Усали икътисади зонасына кергән авыл җирлекләре башлыклары үзләре оештырырга булганнар. Мамадыш каршындагы –Анзирка болыннары берничә йөз гектар мәйданны билиләр. “Омар” агрофирмасы җитәкчелеге: “Чыккан печәннең 30 проценты безгә, калганы үзегезгә,” – дигән. Авыл җирлекләре печәнне халкы – шәхси хуҗалыклар өчен әзерли биредә. Кыр станы оештырганнар. Иң эссе вакытта бераз ял итеп алу һәм төнлә йоклау өчен палаткалар корып куйганнар. Ашау урыннары да аерым чатырда. Равил Гафиятуллин үзенең дизель генераторына кадәр алып килгән. Эретеп ябыштыру агрегатлары да бар. Кунып яшәү һәм эшләү өчен бөтен шартлар тудырганнар. Эшләрен ике атнада төгәлләргә исәплиләр. Көннәр кызу торгач, печән дә тиз кибә. Катмыштан Роберт Вәлиәхмәтов аны әйләндерергә “ГВК” агрегатын алып килеп тә куйган инде. “Ул бүген төштән соң ук эшкә керешәчәк,” – диделәр егетләр. Прессланган рулоннарны төяп җибәрү өчен, кайбер “МТЗ” тракторлары механик күтәргеч сәнәкләр белән комплектланган. Чабуда, әйләндерүдә, пресслауда, ташуда барысы сигез кеше катнашачак. Аларга түләү мәсьләләрен сөйләшкәннәр. Механизаторларга көнгә 1300-1500 сум чамасы түләп барырга исәплиләр. Болардан тыш, бушлай унар рулон печән дә алачак алар. Һәркайсының шәхси хуҗалыгы – маллары бар. Нургаян Шәвәлиев, мәсәлән: 

– Сыер, өч үгез асрыйм. Былтыр болында эшләгән өчен бушлай җиде рулон печән биргәннәр иде. Тагын җидене сатып алдым. Печәне әйбәт булгач, ашап бетерәләр, җитми. Бераз үзем әзерләгән печән дә бар иде. Бөтенебез дә печән өчен йөрибез, – ди.

Әйе, бүген кемдер үзе әзерли, кемдер сатып алачак. Печән бөтен кешегә кирәк. Аның бәясен күтәрүчеләр дә булачак. Юкка гына: “Печән өсте – бер генә,” – димәгәннәр. 

Равил Гафиятов, Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International