Район башлыгы Анатолий Ивановнын котлавы

2013 елның 7 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар,  мөхтәрәм кунаклар!

 

Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе белән тәбриклим! Туган ил, туган тел, газиз җырлар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәреп, шатландырып юаткан, дәртләндергән, уенырын, көч-куәтен, баһадирларын урамнарга, мәйданнарга чакырган.  Халкыбызның  бөтен матур сыйфатларын зур чәчәк бәйләме итеп туплаган Сабантуй - изге, кабатланмас бәйрәм дә, ярыш–бәйгеләр мәйданы да, игенченең бөеклегенә мәдхия җырлау көне дә ул.

Бәйрәм итәргә тулы хокукыбыз бар, чөнки язгы кыр эшләре  уңышлы тәмамланды. Иртә һәм соңгы культуралар барлык агротехник таләпләргә туры китереп эшкәртелгән җир куенына салынды.

Терлекчелектә дә хезмәт вахтасының туктап торганы юк. Барлык хуҗалыкларда да терлекләр җәйге лагерьларга күчерелде, нәтиҗәдә тәүлеклек савым бермә–бер артты.

Игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә, авыл хуҗалыгы, җитештерү, бюджетның барлык тармаклары хезмәткәрләренә, райондашларга фидакарь хезмәтләре өчен  район җитекчелеге һәм үземнең исемнән чиксез рәхмәтемне ирештерәм. Хезмәте барның хөрмәте бар, ди халык. Хезмәт белән бергә бәйрәм дә итә белик.

Бүген әлеге мәйданга райондашларыбыз гаиләләре, туганнары, кунаклары, дуслары белән бергә җыелды.  Әлеге бәйрәм кешеләрне өлгерлеккә, җитезлеккә, көчлелеккә, зирәклеккә, хәйләкәрлеккә сыный, һәр уенның осталарына мәйдан тотарга, җиңү шатлыгын татырга мөмкинлек бирә, хөр яшәргә өйрәтә.         

     Милли бәйрәмебез сезгә яңа көчләр, киләчәккә якты ышаныч өстәсен. Барыгызга да, кадерле райондашлар, милләттәшләр, кайткан кунаклар,  саулык-сәламәтлек, иминлек,  чиксез уңышлар телим. Районыбыз басу-кырларыннан мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын иде!

Сабан туйлары мөбарәк булсын!

 

 

Мамадыш муниципаль

районы Башлыгы –

район Советы рәисе                                                      А.П.Иванов  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International