Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Эстафета Уты бездә кунак булды
2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе
XXVII Бөтендөнья студентлары Уеннары Эстафетасы Уты Татарстан буенча хәрәкәтен дәвам итә. 26нчы июньдә аны кабул иткән шәһәрләр исемлегенә Мамадыш та өстәлде. 25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Ул Владивостоктан Кѳнбатышка таба күчә килеп, илебезнең иң зур 30 студентлык үзәге аша узып, Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Эстафета 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. Безгә килгәнче Бөтендөнья студентлары Уенары символы җөмһүриятебез территориясендә 2008 километр юл уза. Мамадыш - Универсиада Утын кабул иткән 22нче шәһәр булды. Ягъни Бөтендөнья студентлары уеннарының төп символы җөмһүриятебездәге 43 муницмпаль берәмлекләрнең яртысын, экваторын узып, безгә килеп җитте дигән сүз. Бу көнне һава торышы да бәйрәмне чак кына бозмыйча калды. Шәһәр урамнарындагы йөзләгән халыкның, Нократ яр буенда районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучыларның зур тантанага җыелуын күргәч, табигать тә мәрхәмәтлелек күрсәтте. Көнчыгыш ягын каплап алган кара болытлар “маршрут”ларын үзгәрттеләр. Универсиада Уты үз юлын башлаганчы парк янындагы сәхнәдә мәдәни чара үткәрелде. Җирле артистларыбызның чыгышлары, Ут эстафетасы әгъзасы Адель Улюковның конкурслары тантанага үзгә бер ямь өстәделәр. Менә Ут мәйданга керә. Аны саклаучылар Бөтендөнья Уеннары символына нәни балага караган кебек хөрмәт күрсәтәләр. Аны факелга элгәргәнче районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Универсиада Утының Мамадышка килүе тарихи вакыйга булуын ассызыклап үттеләр. – Универсиада Утын кабул итү безнең шәһәр өчен бик истәлекле, тарихи вакыйга. Уеннар башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Спортка гашыйк меңәрләгән кеше шушы вакыйганы көннән-көн якынайтып яши. Безнең шәһәр кешеләре дә Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын күрү, тотып карау бәхетенә иреште. Без Универсиадада төбәгебез данын яклаячак якташларыбыз Светлана Бабушкина белән Владислав Гудовский өчен җан атачакбыз, - дип билгеләп үтте Анатолий Иванов. – Республикабыз алдында бик җитди чараны үткәреп җибәрү максаты тора. Универсиада, чын мәгънәсендә, глобаль вакыйга, Аны үткәрү – ул спорт бәйрәме булу белән беррәттән зур җаваплылык та. Димәк, Республикабыз статусын, авторитетын, дөньякүләм таныйлар, – дип ассызыклап үтте Тәлгать Абдуллин. – Без Мамадыш җирлегендә Бөтендөнья Универсиадасы Утын каршы алдык. Эстафета Уты дип аталган бу уникаль проектта безнең шәһәрнең дә катнашуы безнең өчен зур бүләк, - дип билгеләп үтте Илнар Хафизов. – Универсиада Уты – студентларны, спортны, дөньяны берләштерүче символ. Әлеге символны шәһәребез аша үткәрергә мөмкинлек бирүләренә бик рәхмәтлебез! Маршрут шәһәрнең Ушма аръягындагы Җиңү паркыннан башланды. Горурланып һәм шатланып Универсиаданың төп символы белән Давыдов, Толстой, Ленин урамнары аша 30 кеше: шуларның 27се районыбыз, өчесе республика вәкилләре факел йөртүче үтте. Прометейлар арасында районыбыз җитәкчеләре, ветеран спортчылар, бүгенге көндә төбәгебез данын төрле бәйгеләрдә уңышлы яклаучылар бар иде. Беренче булып Утны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов күтәреп барды. Ул эстафетаны мөмкинлеге чикләнгән Айнур Мөхәммәтшинга тапшырды. Егетнең шатлыгы эченә сыймый. – Миңа шундый ышаныч күрсәткәннәре өчен район җитәкчеләренә чиксез рәхмәтле. Утны үз гомеремдә тагын күрергә язырмы юкмы, анысын әйтә алмыйм, әмма тагын бер тапкыр аны кайчан да булса кулга тотып карыйсы килә, – ди ул. Эстафета Уты дистанциясенең озынлыгы дүрт километрга сузылды. Аның шәһәрдәге соңгы тукталышы Нократ яр буе булды. Нәкъ менә шунда Универсиада Утының шәһәр касәсен элдереп җибәрделәр дә инде. Бу мәртәбәле эшкә эстафетаны беренче булып кабул итеп алган районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән соңгы булып кулына Факелны алган фигуралы шуу буенча балалар тренеры Снежана Власова лаек булдылар. Тантаналы тамашада Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин катнашып, район җитәкчелегенә сувенир рәвешендә эшләнгән факел бүләк итте. Эстафета Утына багышланган чараны чыгарылыш сыйныфлар өчен әзерләнгән тамаша алыштырды. Тарихи белешмә Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында элдерелә. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салына. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә Җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып кала. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырыла. Янып торган факел җилкәнле көймәдә 45 мең диңгез милен үтеп, бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр маршрутын кабатлый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Роспотребнадзор балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшли башлый
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2026 елның 11 маеннан 22 маена кадәр балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр үткәрә.
7
май, 2026 ел
Мамадыш районы Башлыгы республиканың оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республика оештыру комитетлары утырышын уздырды. Төп тема Бөек Җиңүнең 81 еллыгына әзерлек һәм республикада хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү булды.
Бөек бәйрәм-Җиңү көне алдыннан Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә яшь мамадышлыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар
Әлеге мөһим чара ЗАГС бүлеге тарафыннан «Алдынгылар хәрәкәте» Россия хәрәкәтенең җирле бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә оештырылды.
Мамадышта чәчәкләр утырту башланды: 29 меңләп үсенте яңа җәмәгать киңлекләрен бизәячәк
«Мамадыш-ТКХ» ҖЧҖ хезмәткәрләре шәһәрне яшелләндерү эшләренә керештеләр. Быел чәчәк утырту кампаниясе кысаларында 29 мең үсенте утырту планлаштырыла. Җәй көне Мамадыш урамнарын петуния, цинерария, бәрхет һәм сальвия бизәячәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз