ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Һәр гаилә үзенчә матур. Бер-берләренә терәк булып яши белгәннәре бигрәк тә.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Документның теше юк, субсидияләр өчен кәгазь җыюдан курыкмагыз, диделәр фермерларга.
Тагын төшенә керде Фәритнең Бөркет тау. Тоташтан чишмәләр тибеп торучы итәгенә килеп баскан да, кыя-ташлары арасыннан кайчандыр бу төбәкнең горурлыгы булган мәгърур кошларның ояларын күзли, имеш.
“Балкыш“ фестивале лауреатлары, районыбызның күренекле җырчылары Гөлнәзирә Талипова һәм Ольга Петухова Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә мәшһүр җырчы Әлфия Афзалованың туган көненә багышланган иҗат кичәсендә чыгыш ясап кайттылар.
Яр Чаллы шәһәрендә Иңбэр Шәфыйков исемендәге өченче республикакүләм “Моңлы курай“ бәйгесендә Кече Кирмәннең  “Сандугач“ балалар уен кораллары ансамбле Гран-прига лаек булды, ә ансамбль җитәкчесе Фарил Дөлмиев ялгыз башкаручы номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
 Кышкы бураннар Мамадыш юлчыларына олы мәшәкатьләрне өстәп кенә тора. Федераль трассаның 110 чакрымында егермедән артык КамАЗ, махсус юл чистарту машинасы, грейдерлар эшли.
Якташыбыз, газетабызның Дмитрий Крещенов исемендәге премиясе лауреаты Рәис Шаһи чираттагы китабы белән сөендерде. 
Бөек Ватан сугышы ветераннарына Мамадыш район хастаханәсендә нинди шартлар, мөмкинлекләр тудырылган, ихтыяҗлары канәгатьләндереләме?

 2014нче Мәдәният елы башланып китүгә Арташ авылы клубында зур мәдәни чара узды. 1933 елның көз аенда халыкка үз ишекләрен  ачкан клубка 80 ел икән!                        

Өлкән буыннар эшкә каты булдылар. Хатын-кызлар да кирпеч сала иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International