Гөлнәзирә ник дулкынлана

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
“Балкыш“ фестивале лауреатлары, районыбызның күренекле җырчылары Гөлнәзирә Талипова һәм Ольга Петухова Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә мәшһүр җырчы Әлфия Афзалованың туган көненә багышланган иҗат кичәсендә чыгыш ясап кайттылар.
Данлыклы “Безнең ил“, “Земля – моя радость“ җырларын башкаручы безнең ветераннарны зал алкышлап озаткан. Апрель аенда алар икесе дә Татарстан артистларының иҗади төркеме составында Мәскәүгә юл тотачаклар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International