Кышкы бураннар Мамадыш юлчыларына олы мәшәкатьләрне өстәп кенә тора.

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы бураннар Мамадыш юлчыларына олы мәшәкатьләрне өстәп кенә тора. Федераль трассаның 110 чакрымында егермедән артык КамАЗ, махсус юл чистарту машинасы, грейдерлар эшли. Территориаль, авыл юлларын берләштергән 345 чакрым арада да эшнең туктап торганы юк. “Кирәк чагында тәүлек буе эшлибез“,- ди Юллар идәрәсе баш инженеры Айрат Дияров.

Тагын яңа сигез автобус  Мамадыш юлларында йөри башлаячак.  “Агымдагы елнын беренче кварталында яңа гына конвейердан төшкән бу автобуслар автопаркыбызны тулыландырачак һәм 100 процентка янарачак“,- диде АТП начальнигы Фәрит Сибгатуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International