Ни гаҗәптер, Бөркет тау елдан-ел биегәя бара кебек. Яры текәләнгәнгә микән? Элекке заманнарда аның итәгеннән, сөзәкләп кисеп, атлы юл ясаган булганнар. Алар үскәндә анда сукмак кына калган иде инде. Ә чишмәләре һаман итәгеннән ун-унбиш метр өстәрәк, буеннан-буена тибеп утыра. Малай чагында нефтьчеләрдән:
– Бу авыл су өстендә ничек утыра микән? – дигәннәрен дә ишетеп калганы бар иде.
Нурлы Аланның астында зур гына җир асты күле икән. Бик тирәндә дә түгел ди. Дөрестер, чишмәләр бу кадәр күп булмас иде. Алардан бер чакрымда гына Тирәкле авылы бар, анда чишмәләр бармак белән генә санарлык.
Бөркет тау итәгендә дә, буеннан-буена тар гына күл хасил булган. Ә инеш әбиләре бакча башына таба ярны ашап күченгән.
Тау итәгендә озак басып уйланып торды ул. Мәктәптә укыган елларында да, Казанга китеп студент булгач та, шуның иң текә, куркыныч җиреннән үрмәләп өстенә кадәр менәсе килгәне аз булмады. Тәвәккәллеге генә җитмәде.
Элек су буе тулы бала-чага була иде, хәзер берәүне дә тиз генә очратырмын димә. Картая бара авыл. Бер заман аларның Нурлы Аланы урынында да баз чокырлары, алабута-кычыткан баскан ятим пуҗымнар гына калыр микән?!! Алардан кул сузымындагы Әнчүтин, Шарманка, Кала тау, Дубровка, Подгорица, Яңа Алабуга, Каракүл авылларының эзе дә юк ич хәзер.
Алар бөтен урамнары белән чыр-чу килеп су коенып үскән ындыр буасы да юк инде. Вак таш алу өчен, чирәмлекләрне бульдозер белән эттереп, ертмачлап бетергәннәр. Су буйлары шыксызланып калган. Моннан таш чыгармасалар, беткәндер басуда урын!
Көтү кайткан, әнисе сыер савып кергән. Банка белән җылы сөт салып бирде.
Авылда беренче көн шулай үтеп китте.
Бүген тагын төшенә Бөркет тау керде. Тик бу юлы ул, аның яшь чагындагы кебек, бөтнекләр сарган итәкле иде. Кыя-ташларына бөркетләр кунаклаган. Алар күп, санап бетерерлек түгел. Кайсы киң канатларын җилпеп биеккә-биеккә күтәрелеп китә. Кайсы кире үз оясына, балалары янына төшеп куна. Ә тауның өстендә – колач җитмәслек мәгърур имәннәр. Чишмәләре исә азрак. Берәү, икәү, өчәү... Аз булса да, мул сулы алар. Тауның күкрәгеннән ургылып-ургылып чыгалар. Кирмәнкә елгасы да кечкенә түгел, ярларына тулып ага.
Менә нинди булган икән элек Бөркет тау! Биек, текә булганга шулай атаганнардыр дип йөри иде, чын бөркетләре булган икән аның!
Исе китеп тора иде, каршына дәү генә бер бөркет төшеп кунаклады. Үзе муенын боргалый-боргалый аңа нидер әйтмәк була. Ул кымшанырга да куркып тик басып тора.
Аның янәшәсенә башкалары да төшеп кунаклый башлады, аны сырып алды. Ә аның бөтен гәүдәсеннән хәле китте. Бөркетләр аңа карап торды-торды да, дәррәү күтәрелеп очып китте һәм тау башына барып кунды. Әйтерсең, аны үзләре артыннан өскә чакыралар иде.
Шул мизгелдә яңадан уянып китте ул.
Таң аткан да икән инде. Әнисе көтү куып йөри бугай. Урамнан мал-туар авазы килә.
Озак уйланып ятты ул. Бөркет тауның болай төшенә бер-бер артлы керүе юкка түгелдер. Ниндидер галәмәте бардыр моның. Бала чагында үзенең шул тауга үрмәләвен күргәли иде ул. Үрмәли-үрмәли, әмма менеп җитә алмый. Уртасын узгач, аягын терәгән таш убылып аска оча. Шул мәлне эре-эре бөрчекле салкын тиргә батып уянып китә. Балалыктан узганнан соң ул төше керми башлаган иде.
Торып ишегалдына чыккач:
– Ник болай иртә тордың, улым? Йоклыйсың калган, – дип әнисе аптырап калды.
– Әллә нигә күзгә йокы керми, – дип кенә җавап кайтарды ул. Һаман бер төш йөдәтүен әйтә алмый ич инде.
Юынып, җиңелчә генә капкалап алды да, су буйлап Бөркет тауга китте. Өйдәгеләрнең берсенә дә бу турыда бер сүз әйтмәде. Теләсә дә, моны нәрсә дип аңлата алыр иде соң ул?!
Тау итәген тибрәлеп торучы зәңгәрсу рәшә чолгап алган иде. Ул килеп баскач, үлән арасыннан озын аяклы су кошы пырхылдап очты. Күл тирәсе буеннан буена күләгәдә әле. Бу тирәләрдән күләгә кояш өскәрәк күтәрелгәч кача. Чөнки тау артыннан чыга ул. Иртәнге як булганлыктан, һава бераз салкынчарак та. Чирәмнәрдә әле чык күп.
Йөрәге урыныннан кузгалган иде инде. Таш өстенә чыгып, менәр юлын күзәтергә кереште. Куркыныч урыны ун метрлап кына калган икән. Аннан сөзәгрәк җир китә. Тагын бераз өстәрәк кәҗә сукмагы бар.
Бар зиһенен байлык биләп алды. Башка бернәрсә турында да уйлыйсы килми. Хәзинә табу бу кадәрле дә иләсләндерсә иләсләндерә икән кешене. Сатып аласы ике катлы коттедж, утырып йөрисе чит ил машиналарына, Кариб диңгезе буенда ял итеп йөрүләре күз алдына килде.
Гомере буе җир тырмашып эшләде, тырышты – мантый алмады. Эшләп алган акчасына кемнең генә мантый алганы бар соң? Хәзер аңа өй дә салып, машина да алып булмый. Кесәңә кырыйдан кертә белсәң генә кешечә яши аласың.
Бөтен барлыгын биләп алган авыр тойгыдан арынып җитә алмыйча кире борылды да, кәҗә сукмагыннан өскә менеп китте. Тау башына күп калмаган иде инде. Бер-ике кул сузымы гына күтәреләсе. Ә анда җиңүче булып менеп җитәчәк ул. Бала чагыннан ук төшләренә кереп йөдәткән хыялы тормышка ашачак.
Текә җиргә җитеп, упкынга да очты. Барысы да шул дәрәҗәдә тиз булды ки, башына башка бер уй керергә дә өлгермәде. Тау итәгенә төшеп бәрелгәнче йөрәге ярылган иде инде…
* * *
Кичке якта түбән оч малайлары аны камышлар арасыннан табып алды. Икенче көнне әтисе кабере янында гәүдәсе гүргә иңдерелде.
Авылны бик озак төрле сүзләр иңләде. Ник йөргән ул Бөркет тауда? Ни эзләгән? Берәү дә бу сорауларның очына чыга алмады. Рамилә генә әлеге тауның кечкенәдән Фәритнең төшенә кереп йөдәтүен белә иде.