Күпләргә канат куйган клуб

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы

Мәдәният учагы эчтән дә, тыштан да гүрничәгә охшап калган, ялт иткән. Ә кунаклар чынлап та бик хөрмәтле бүген: яшьлекләре шушында узган өлкән буын җыелды. Кемнәр генә юк! Һәркемгә урын түрдән!. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе барча халыкны шушы бәйрәм уңаеннан кайнар котлады,   озак еллар намус белән нәтиҗәле эшләгәне өчен клуб мөдире Марсель Шәйдуллинга  хөкүмәтебезнең югары бүләген –“ Мәдәнияттәге казанышлары өчен”  күкрәк билгесен тапшырды.

Нинди генә вакыйгаларның шаһиты булмаган, сәхнәсендә кемнәр генә чыгыш ясамаган бу клубның. Бүген инде исемнәре Россия буенча билгеле шәхесләр  - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре – Нәзифә Кәримова, Саҗидә Мостафина, Шаһинур Мостафин, баянчы Илдус Сәләховларның зур иҗатка илткән сукмак башы да шушы сәхнәгә барып тоташа бит. Дүрт атказанган мәдәният хезмәткәре чыккан авыл тагын кайда бар микән? Алар зур рәхмәт хисләре белән үз чорларында клуб мөдирләре булып эшләгән Нурлыгаян Гыйззәтуллин, Мостафа Абдуллин, Сания Мөбәрәкшина, Сәвия Имаметдинова, Илгизә Сафиуллиналарны зур ихтирам белән искә алдылар.  Нәкъ менә клуб мөдирләре авылны мәдәни агарту белән шөгыльләнүчеләр бит. Кайсын шигыръ  сөйләргә, кайсын биергә, кайсын җырларга кулларыннан җитәкләп алар менгезә бит сәхнәгә. Сания апаның мөдирлек стажы 41 ел икән. “Күпме спектакль, күпме концерт  оештырды ул бу залда?! Мамадыш, Казан, күрше авыллардан, хәтта  Башортстаннан килеп тә концертлар күрсәтәләр иде. Данлыклы Юныс Фарсин алып килгән агитбригадалар гына ни тора. Ул вакытта электр юк: куыклы лампалар, Сания апа аларны газета белән төреп, якты ягын сәхнәгә борып куя иде“,- дип, хөрмәт белән  искә алдылар авылдашлары. Әнә шулай, чын мәгънәсендә яшьлек белән очрашу рәвешен алды бу кичә. Инде үзләре дә өлкәнәеп баручы бу апа-абыйларның сагынып сөйләр сүзләре, хатирәләре бетәрлек түгел. Кичәнең икенче өлешендә залдагылар бик рәхәтләнеп үзләре яшь вакытта уйнаган уеннарын уйнап күрсәттеләр. Яшьләр дә бик кызыксынып “Ага сулар”,” Күбәләк”, “Станоклы” җырлы уеннарда катнаштылар. Минзәлия Галиева  бик оста итеп уеннарны концерт номерлары белән үреп алып барды.  Урта Кирмән, Кече Кирмән, Норма авылларыннан килгән үзешчәннәрнең дә чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Нәзифә Кәримова, Шаһинур Мостафин үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Ярты төн уртасына кадәр барган клуб юбилее берәүне дә ялыктырмады.

    Кайдадыр клублар эшләми дип зарланып яткан заманда 60 хуҗалыклы Арташта әнә шундый бәйрәмнәр еш оештырыла.  Узганы матур булган кебек,  бу  авыл клубының бүгенгесе дә бик матур.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International