Якташыбыз, газетабызның Дмитрий Крещенов исемендәге премиясе лауреаты Рәис Шаһи чираттагы китабы белән сөендерде. “Коллар көлә белми...“ дип атала ул. Аңа Рәис Госман улының төрле елларда ясалган, газета-журналларда басылган карикатуралары, күңелендә туган милли бизәкләр, язучылар һәм шагыйрьләрнең китапларына эшләнгән тышлыклар – 176 битлек җыентыкка барысы өч йөзгә якын рәсем тупланган. Бүгенге көндә Татарстан референдумы, республикабызның бәйсезлеге өчен көрәш, Чечня сугышы кебек вакыйгалар тарихта калды. Җыентыкка кергән рәсемнәр шул чорның кискенлеген журналистлар язмаларыннан ким сүрәтләми. Вакыт узуына карамастан, күбесе бүген дә актуальлекләрен югалтмаганнар. “Рәис Шаһи зыялы, көрәшчеләр нәселеннән. Аның дистә еллар буе алып барган эзләнү-күзәтүләре милләтебез кичергән авырлыкларны энәсеннән-җебенәчә аңлавын күрсәтә. Шул сәбәпле хезмәтләрендә халкыбыз язмышына ачыклык кертүче сурәтләре, хәтирә-язмалары, җан сыкравы буларак, бер җепкә тезелгән,“–дип яза кимтапка кереш сүздә язучы һәм галим Нурулла Гариф.