Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Гадәт гомерлеккә кала
2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Һәр гаилә үзенчә матур. Бер-берләренә терәк булып яши белгәннәре бигрәк тә.
Бөек Ватан сугышы башланганда Сәхап абый белән Зәйтүнә апа Пермь өлкәсе урманнарында хәрби завод өчен агач материаллары әзерләүдә булалар. Гаилә башлыгы: “Безне сугышка алырлар, монда үзегезгә бик авыр булыр,“ – дип, Зәйтүнә апа белән ике яшьлек Корбанбикәне авылга кайтарып җибәрә. Әгъзәметдин Шакиров исемле уналты яшьлек үсмер белән, ике кулларына ике такта чемоданнар тотып, аркадагы биштәргә баланы утыртып, пароход белән Берсут пристанена кайтып төшәләр. Аннан Кече Сонга кадәрге утыз километр араны җәяүләп атлыйлар. Авылда туганнары калмаган, йортлары ярым җимерек хәлдә, бәрәңге утыртылмаган, ипи салырга он юк. Сугышның беренче көннәреннән үк Зәйтүнә апа белән Корбанбикәгә тормышның иң авыр чорлары башлана. Җитмәсә, Зәйтүнә апа икенче балага авырлы була. Күрше-күлән ярдәме белән йортларын ремонтлап, бераз бәрәңге, он юнәтеп, ана колхозда эшли башлый. Ухалла арбасы белән ташып, урманнан кышлык утын әзерли. Сөт өчен кәҗә алып җибәрәләр. Икенче елны тулы бакча бәрәңге утырталар. Кеше рәтенә кереп китәләр. Корбанбикәнең кечкенә энесе тугач озак яшәми.
Вакытлар үтә, игелекле кешеләр ярдәме белән Зәйтүнә апа кечкенәрәк кенә йорт җиткерә. Корбанбикә дә кул арасына керә башлый. Күпләп тавык-чебеш, каз асрыйлар. Кыз басуда коелган башакларны ташып, кышка запас туплый. Югары Сон мәктәбенә йөреп җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул башта чеби фермасында, аннан сарыкчылыкта, дуңгызчылыкта эшли башлый. Нәкъ шул вакытларда умартачылыкта эшләүче Фазылҗан белән танышып, бер кичтә аларга килен булып төшә. “Моңа кадәр минем туйганчы ипи ашаганым юк иде,“–ди Корбанбикә апа. Гомерләр үтә. Фазылҗан Мөхәммәтҗанов зоотехник, авыл Советы, колхоз рәисе булып эшләп, 44 еллык стаж белән пенсиягә чыга. Ул елларда да Корбанбикә мин түрә хатыны дип өйдә ятмый. Баштагы елларда терлекчелектә, кабат егерме елга якын “Госстрах“ агенты булып эшләп лаеклы ялга чыга. Дүрт балаларын үстереп олы юлга озаталар. Һәркайсы бүген тормышларын корып, үз урыннарын табып яшиләр. Сигез оныклары һәм ике оныкчыклары бар. “Илле биш ел тату, матур яшәдек. Сине миңа Ходай бәхетле итәр өчен генә биргән,“–ди Корбанбикә апа Фазылҗан абыйга. “Яңадан яшьлегең кайтса, язмышыңны кабатларга риза булыр идеңме?“–дигән сорауга ул: “Ике дә уйламыйча мин Фазылҗанны сайлар идем. Бәхетемне шуның белән таптым,“–ди. Күршеләре, авылдашлары да: “Бик кешелекле, ягымлы, ачык йөзле, кешегә ярдәмчел,“–диләр аның турында. “Илле биш ел гомер бик күп бит, үпкәләшкән, ачуланышкан вакытларыгыз була идеме? Булса, кайсыгыз алдан эндәшә иде?“–дигәч, “Дөнья бит ул. Каршысына елмаеп килеп, кочаклап ала идем дә, ул да эреп төшә иде,“–ди Корбанбикә апа. “Ул бик тә пөхтә, гадел, чибәр кыз иде. Кыз вакытында ук аның шул сыйфатларын яраттым. Шул гадәтләре бүген дә сакланып калды,“–ди Фазылҗан абый.
Корбанбикә һәм Фазылҗан Мөхәммәтҗановлар. Фото гаилә архивыннан
Венера Хәбибуллина,
Сон авыл җирлеге секретаре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне бәйрәмгә чакырабыз!
Шәһәр уртасындагы төп чыршыны тантаналы ачуда көтеп калабыз сезне!
Мамадышта яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасы КФҮ дә социаль ярдәмнең төп чараларына гаризалар кабул итү яңартыла
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә социаль әһәмиятле хезмәтләргә гаризалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су һәм җир законнарын үтәүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр җирлеге чикләрендә гражданнар милкендә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы законсыз кертелгән җир кишәрлекләре булуы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз