ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2014 ел
дүшәмбе

Түбән Ушма балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Сания Талипова кәбисә елда 29нчы февральдә дөньяга аваз сала. Быел безнең исәп белән 50 яшь тулса да, “Миңа 12,5 яшь кенә бит әле,“- ди ул, көлеп.


1
март, 2014 ел
шимбә

Утсыз утырачакбыз.

 

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнрын алдан тапшыру 21нче апрельдән 8нче майга кадәр булачак.

28
февраль, 2014 ел
җомга
Татарстан, Башкортстан, Киров өлкәсе... Шәһәребезнең 2 нче санлы лицее төрле төбәкләрдән килгән 300 гә якын укучыны кабул итте.
Салават Гыймранов белән Рәсимә Галиева гаять үзенчәлекле китап төзеп бастырдылар. “Йөрәк утың балкып янса...“ дип атала ул һәм туган авыллары Көек Ерыкса белән Яңа Комазаннан чыккан, анда төрле елларда укыткан мөгаллимнәргә багышлана ул.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

“Өмет” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты коллективына яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны бүгеннән Рәмзил Кашапов башкарачак. Аның хезмәт юлы АДПИ физика–математика факультетын тәмамлагач, мөгаллим буларак башланып китә. Ә соңгы елларда ул Дегетле авылында урнашкан 17нче санлы колония–җирлек учреждениясе дилбегәсен тартты. 

Балалар юлда йөрергә өйрәтә.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Муниципаль район Советы утырышында катнашканнан соң республика Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтыновка: “Мамадышның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?“ – дигән сорау бирдек һәм ул: “Район киләчәктә алдынгылар рәтендә булыр, дип уйлыйм,“ – дип җавап бирде.
Урта Кирмән авылы китапханәчесе Лилия Нәгыймова, мәдәният йорты, мәктәп коллективлары белән берлектә, шушы төбәктән чыккан язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре белән очрашу оештырды. 

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Бәхет ишелеп төште, дип юкка гына сөйләшмиләрдер. Түбән Козгынчы авылында яшәүче Рәхимҗановлар гаиләсенә дә көтмәгәндә олы сөенеч килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International