Кәбисәсен кәбисә

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Түбән Ушма балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Сания Талипова кәбисә елда 29нчы февральдә дөньяга аваз сала. Быел безнең исәп белән 50 яшь тулса да, “Миңа 12,5 яшь кенә бит әле,“- ди ул, көлеп.

Кечкенә чакта ук сизенә ул үз тормышында бәйрәмнәрнең аз булуын. Әбисен аптырата: “Ник апаларның туган көннәре тиз килеп җитә, ә минекен бик озак көтәсе?!“ “Синекен атна буе үткәрербез, кызым, яме,“- ди әбисе. Беренче сентябрьдә беренче класска килгәч, 25 бала арасында аңа партадаш калмый. Шунда укытучысы Ләбибә апа әйтеп куя: “Саниягә пар калмаганмыни, аның туган көне дә дүрт елга бер генә мәртәбә килә әле“. Бу сүзләрдән соң үкереп еларга тотынган кызчыкны аннары көчкә юата: “Мин бит безнең Сания бик үзенчәлекле кыз, барысын да булдырачак ул!“-дип кенә әйтергә теләгән идем“,-ди. Гөлсинә исемле кызны аның белән утыртып куя. Аның белән мәктәпне тәмамлаганчы бергә утыралар. Хәзер дә тугры дуслар. Шулай булмыйни: Сания кадәр әйбәт укучы, сер сыя торган, гадел,  кызыклы иптәш я була, я юк. Кулында һәрвакыт баяны. Анда уйный башлавын да кызык итеп сөйли:

-         Әти гомер буе гармунчыларга кызыгып яшәде безнең. “Өй артында шомыртым“ көен ишетсә, дөньяларын оныта. Абыйны гармунчы булырга бик кыстый иде. Миңа игътибар итүче юк. Югыйсә, җәмкәгә будыргыч тарттырып гитара ясап та, өстәлгә барабан сугып та, бөтен җирдән көй чыгарып йөрим бит инде үземчә. Ярый авылда, баян классы ачтылар, анда укытырга Рәсимә апа Яруллина килде. “Вазыйх абый, кызыңның сәләте бар, һич икеләнмичә алып бир син аңа баян!“-дигән. Гади колхозчы әти миңа ике айлык хезмәт хакын җыеп, 120 тәңкәгә баян алып кайтты. Ничек сөенүемне күрсәгез!

Һәр эштә дә теләк, омтылыш, остаз кирәк. Яктылыкка, гыйлемгә омтылган кыз Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Мөхәммәт Мәһдиев, Альберт Яхин, Гомәр Саттаров, Диләрә Тумашева кебек укытучылардан дәрес алуы белән горурлана. Туган авылында балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. 28 ел шушы игелекле хезмәтен башкара. Гомер буе сабыйлар арасында кайнашкангадыр, күңеле һаман яшь. Районда гына түгел, республика күләмендә иң яхшылардан саналган әлеге балалар бакчасы – позитив утрау, биредәге матурлыкка, тәртипкә, коллективның татулыгына шаккатасың. Сания Талипованың тырыш хезмәте югары бәяләнгән: Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, “Татарстан Республикасының мәгарифтәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Ире Әлфәт Талипов – “АПК-Азык-төлек программасы“ның алыштыргысыз агрономы. Аларның төп нигездә балкыган йортлары - Каргалы очның яме. Җәй буе шау чәчәктә утыра. Авылда территорияне бизәү конкурсында берничә ел беренчелекне бирмиләр. Умарталары тезелеп киткән. Теплицаларында сабантуйга помидор өлгерә. Өйләрендәге лимоннан 34 җимеш, ике-өч сутый җирдән 14 ун литрлы чиләк кура җиләге җыйганнар, викторияләре“котырган“. Өч ул - Заһид, Булат, Маратны үстерәләр. Соңгылары - игезәк. “Алар: “Әни, бөтен кешенеке үзләренеке генә, ә безнең икебезгә бер туган көн, ник алай ул?!“-дигәч, бот чабып көлдем. Тарих кабатлана: үзем дә әбине шулай аптыратканмын бит сабый чакта“,- ди әниләре.

-         25нче февраль иртәсендә төш күрәм: “Кызыл флаг“ колхозының 40 ел буе баш бухгалтеры булып эшләгән усал, әмма бик гадел Гөлҗамал апа, минем кайнанам: “Килен, тор, ашарыңа әзерләмичә нишләп ятасың?!“- дип телефоннан шалтырата икән дим. Сәгатькә карасам: иртәнге намаз вакыты, йоклап кала язганмын. Аңа бу көнне 90 яшь тулган булыр иде, - дип сүзен дәвам итә Сания. Моннан берничә ел элек Сәкинә абыстай Хәмидуллина авылда дин сабаклары бирә башлагач, ул иң беренче шәкертләрдән булган. Аллаһы Тәгаләнең һәр бирмеш көненә шөкер итеп, рәхмәтле булып, тормыштан тәм, ямь табып яшиләр алар. Һәр ел саен аның туган көне узуга, җир йөзенә ямьле язлар җитә...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International