Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнрын

2014 елның 1 марты, шимбә

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнрын алдан тапшыру 21нче апрельдән 8нче майга кадәр булачак. Ә инде төп тапшыру сроклары 26нчы майдан 18нчы июньгечә билгеләнде. Бу турыда татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. Мәгълүм булганча, чыгарылыш сыйныф укучылары агымдагы елда рус теле белән математикадан мәҗбүри, бер фәннән үзләре сайлаган имтиханнар тапшырачаклар. Сайлау өчен түбәндәге предметлар тәкъдим ителә: физика, биология, химия, информатика, һәм ИТК, тарих, география, инглиз, немец, француз, ислан телләре, җәмәгать белеме һәм әдәбият.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International