Соңгы вакытта иминият компанияләренең автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүгә (ОСАГО) килешүләр төзүдән баш тартулары, өстәмә иминият хезмәтләре күрсәтү белән бәйле килешүләр төзүләре турында гражданнарның мөрәҗәгатьләре арта төште.
Күптән түгел генә Яр Чаллыда һөнәри техник белем бирү көне уңаеннан турнир уздырылды. Әлеге бәйгеләрдә шәһәребезнең 1997-1999нчы елларда туган яшүсмерләр командасы беренче урынны яулады.
Казанның “Батыр“ спорт комплексында 1998-1999нчы елларда туган кызлар һәм малайлар арасында узган Татарстан беренчелегендә безнең сигез “иреклебез“ призлы урыннар яулады.
Узган атнада шәһәребезнең яшь хоккейчылары Татарстан беренчелегендә старт алдылар.
Яшьләре 80-90га җиткән әби-бабайлар белән очрашу күңелдә хисләр ташкынын уятмый калмый. Ә инде 100гә җиктән кеше турында ишеткәч... Кызганычка каршы, бөтен кешегә дә мондый бәхет тәтеми шул.
Өлкәннәр арасында кеше күзенә карап, урын өстендә балаларының, туганнарының, яисә социаль хезмәткәрләрнең ярдәмнәренә дучар булганнар адәм баласында кызгану хисе уятмый калмый. Ә инде бу дөньяда бер гасыр яшәп тә, һаман да аяк өстендә йөгереп йөрүчеләрне күргәч, ничек инде сокланмыйсың.
Агымдагы елның 13нче октябреннән 13нче ноябренә чаклы Алабугада “Наркотикларсыз тормыш“ республика акциясе уздырыла. Аның максаты – наркомания һәм наркотиклар белән бәйле җинаятьләргә каршы көрәш.
Быел үзарасалым акчасы җыю турындагы карарны штыкка алучылар да, хуплучылар да булмыйча калмады. Соңгылары күпчелекне тәшкил итте, әлбәттә.
Урта Кирмән авыл җирлегендә үзарасалым акчасы Арташ һәм Урта Кирмән авылларындагы зиратларны тәртипкә китерү өчен тотыла.