Быел үзарасалым акчасы җыю турындагы карарны штыкка алучылар да, хуплучылар да булмыйча калмады. Соңгылары күпчелекне тәшкил итте, әлбәттә.
Акча җыя башлаганда канәгатьсезлек белдергәннәр, 200 сумнарын кызганганнар да авылларындагы үзгәрешләрне күргәч, бүген үзара салымга карашаларын уңай якка үзгәрткәннәрдер, шәт. Дөрес, әле арада урамнарны рәтләгән вакытта капка төпләрендә ком-ташларның “дөрес“ ятмавына ризасызлык белдерүчеләр дә табыла. Быел җәй азакларында Колышчы авылында булырга туры килде. Төзекләндерелүгә эләккән урамда яшәүчеләр “дөрес“ ятмаган ташларны рәтләп чыкканнар иде. Ә бер ханым үз турыларын берничә метр озынлыкта тигезләп тә куйган.
Чыннан да, бүген районыбыз торак пунктларында уңай якка үзгәрешләр күзгә ташлана. Урамнар рәткә китерелә, зират коймалары яңартыла, чишмәләр төзекләндерелә, урамнарда яктырткычлар урнаштырыла. Шунысы игътибарга лаек, кайбер авыл җирлекләрендә үзарасалым, Татарстан Республикасы бюджетыннан күчерелгән акчаларны бары тик бер объектта эшләр башкару өчен тотыла. Мәсәлән, Югары Ушма, Никифорово, Сон авыл җирлекләрендә җыелган акчага авыл урамнары рәтләнә. Уналты авыр җирлегендә җыелган сумманың күп өлеше зиратларны рәтләүгә юнәлдерелгән. Шулардан Албай, Көек-Ерыкса, Кече Кирмән, Түбән Шүләңгер, Урта Кирмән, Уразбахты авыл җирлекләрендә җыелган акчаларны бары тик зиратларны төзекдәндерергә тотарга ниятләгәннәр.
Темага
Районыбыз авылларында ел азагына чаклы барлыгы 36 километр озынлыктагы урамнарны тәртипкә китерү каралган.
Дүсмәт, Ишки, Красная Горка, Олыяз, Омар һәм Шәмәк җирлекләрендә урамнарны яктыртуга да игътибар бирелә. Соңгы икесендә урамнарны рәтләне, зиратларны тәртипкә китерүне, чишмәләрне төзекләндерүне дә планлаштырганнар.
Авыл җирлекләренә ниятләрен тормышка ашыру өчен районыбызның берничә оешма-предприятиесе, шәхси эшмәкәрләр булыша. Үз көчләренә таянучылар да бар. Үзарасалым киләчәктә дә гамәлдә булачак. Шуңа күрә авылларда яшәүчеләр арасында чираттагы үзарасалым җыю вакытында “тешләрен кысып“ кесәләреннән акча чыгаручылар бик аз калыр дип ышанасы килә.
Авыл җыелган акча (мең сумнарда)
җирлекләре халыктан ТР бюдҗетыннан барлыгы
Албай 53,4 213,6 267
Югары Ушма 96 384 480
Дүсмәт 131,4 525,6 657
Ишки 60 240 300
Катмыш 64 256 320
Красная Горка 500 2000 2500
Көек-Ерыкса 198 782 990
Көмеш Күл 100 400 500
Келәүш 94 376 470
Кече Кирмән 100 400 500
Түбән Сон 95 380 475
Түбән Ушма 144 576 720
Түбән Тәкәнеш 194 776 970
Түбән Шүләңгер 86,6 346.4 433
Никифорово 60,4 241,6 523
Олыяз 187 748 935
Омар 100 400 500
Отарка 110,8 443,2 554
Урта Кирмән 65 260 325
Сон 137,8 551,2 689
Тауиле 56,6 226,4 283
Урахбахты 35 140 175
Усали 182 728 910
Шәдче 147 588 735
Шәмәк 58,6 234,4 293
Яке 60,6 242,4 303
Барлыгы 3127,5 12508,2 15636,5