Райондагы электр линиясе баганаларына французлар һәм финнар җитештергән җиһазлар урнаштыралар.

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Райондагы электр линиясе баганаларына французлар һәм финнар җитештергән җиһазлар урнаштыралар. “Августо” маркалы 10 киловольт көчәнештәге өзгечләр төбәгебездә барлыгы 34 данәдә булачак. Ул электрчыларның хезмәтен бермә–бер җиңеләйтер дип көтелә.

10 киловольт көчәнештәге өзгечләрнең беренчесе Пойкино авылы янәшәсендәге линиягә куелды. Юкәче подстанциясеннән килүче трассаның гомуми озынлыгы 44 километрны тәшкил итә. Франция белән Финляндиянең “Ensto” дип исемләнгән уртак фирмасы җитештергән мондый җиһазларның саны бу линиядә дүртәү булачак. Аларны урнаштыру белән Казанның “Энергоресурс” оешмасы шөгыльләнә. Эшләр Франция, Мәскәү һәм Санкт–Петербургтан килгән белгечләрнең хәер–фатыйхасы белән башланган.  
И
Безнең районда мондый җиһазлар электр линияләрен модернизацияләү программасы бәрабәренә урнаштырыла. Россиядә “Августо” өзгечләре сирәк күренеш. Программаны тормышка ашыру өчен 200 млн. сум акча бүленә. “Мондый өзгечләр урнаштыру безнең эшебезне бермә–бер җиңеләйтә. Ул диспетчерга кайсы участокта өзеклек булуын хәбәр итеп торачак”,– диде Альберт Нигъмәтуллин.

Әлеге җиһазлар эшли башлагач, Мамадыш районы электр челтәре диспетчеры белән өзгечләр арасында даими элемтә булачак. Ел азагына кадәр программага кертелгән 34 өзгечнең 18 урнаштыру көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International