Беренче “кайф“тан элмәккә ерак түгел. Агымдагы елның 13нче октябреннән 13нче ноябренә чаклы Алабугада “Наркотикларсыз тормыш“ республика акциясе уздырыла. Аның максаты – наркомания һәм наркотиклар белән бәйле җинаятьләргә каршы көрәш. Әлеге гамәлияттә районыбызда яшәүчеләр дә читтә калмаслар. Наркотиклар белән бәйле фактлар турында 8(5557) 3-97-70 ышаныч телефоны аша хәбәр итегез. Чылтырату – аноним.