Юбиляр

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Яшьләре 80-90га җиткән әби-бабайлар белән очрашу күңелдә хисләр ташкынын уятмый калмый. Ә инде 100гә җиктән кеше турында ишеткәч... Кызганычка каршы, бөтен кешегә дә мондый бәхет тәтеми шул.

 Өлкәннәр арасында кеше күзенә карап, урын өстендә балаларының, туганнарының, яисә социаль хезмәткәрләрнең ярдәмнәренә дучар булганнар адәм баласында кызгану хисе уятмый калмый. Ә инде бу дөньяда бер гасыр яшәп тә, һаман да аяк өстендә йөгереп йөрүчеләрне күргәч, ничек инде сокланмыйсың. Шәдче авылында яшәүче Маһиҗамал Вәлиуллина белән бер сәгать чамасы аралашу да, аның әле бүген дә тормыштан тәм табып яшәвенә ышанасың. Кеше олыгайган саен зиһене начарлана, аңа бала акылы керә башлый, диләр. Әмма бу сүзләр Маһиҗамал әбине рәнҗетерләр иде. Үзенең бала-чагын, яшьлек елларын, гомумән, бөтен тормыш юлын энәсеннән җебенә чаклы хәтерли әле ул. Югары Шүләңгер авылында 1914нче елның 9нчы октябрендә дөньяга аваз салган кызның әтисе гражданнар сугышында югала. Ул чорларда барча халык башыннан кичергән авырлыкларны күрергә туры килә аңа.

–Урманын да кистек, юллар да салдык, җирен дә сөрдек, урагын да урдык. Бер эштә калмады инде. Әтинең энесе Гыйлаҗ абый бер дә тик яткырмады. Ул безгә һәрвакыт үрнәк булды, – ди язмам герое.

Егерме яшендә кияүгә чыга ул. Тугыз бала таба. Кызганычка каршы, өчесе яшьли гүргә керәләр. Бер улы Васыйл 50 яшендә тракторга басылып үлә. Ире Һадиулла абый 1981нче елда вафат була. Маһиҗамал әбиләрнең өйләре авыл урамы башында урнашкан. Колхозлашу елларында хуҗалыкка яңа комбайн кайтаралар. Аны Һадиулла абыйга бирәләр. Эштән кайтканнан соң ул аны урам башына, басу кырыена куя торган була. Шуны күргән колхоз рәисе   шул урында машина-трактор паркы төзергә карар итә. Элеккеге кебек шаулап тормаса да, бүген дә үз урынында тора әле парк.

–Соңгы елларда техникалар кимегәч, ул ничектер тынып калгандай булды. Нык кына ияләшкән идем инде гөрелте тавышларына, – ди әңгәмәдәшем.

Иң мөһиме – исән калган балаларының бәхетле тормышларына сөенеп бетә алмый ул. Сиксән яшь тулганчы сыер тота, кош-кортлар асрый. Моннан егерме ел элек аның янына кызы Наҗия кайта:

–“Мин сиксәнгә чаклы мал тоттым, хәзер сиңа чират,“ – дип, ул сыерны бетертмәде. Безнең әни эш сөйде. Бездә дә кече яшьтән үк эшкә мәхәббәт тәрбияли алды, – ди Наҗия ханым.

Озак яшәүнең серләрен сорагач, Маһиҗамал әби:

–Иң мөһиме сабыр булырга кирәк. Һәрвакытта да хәрәкәттә булсаң гына, бәрәкәте була аның. Балаларыма рәхмәт, алар миңа авырлык китермәделәр. Мин аларның гаиләләренә тыгылмадым. Аллага шөкер, бүген миннән дә бай кеше юктыр: ун оныгым, унөч оныкчыгым бар. Алар да миңа яшәргә дәрт өстиләрдер, күрәсең. Аннары кеше малына кызыкмадым, көнләшү дигән нәрсә миңа бөтенләй ят. Сәламәтлектән дә зарланган юк, сөбханалла. Үз гомеремдә авырып ике тапкыр яттым бугай бүлнистә, – дип җавап бирде.

Йөз яшен тутыруга кармастан, ул матур гына йөреп тора әле. Ашарга пешерә, керләрен юа, өй җыештыра, Наҗиясе өлгермәсә, ишегалдында да кайнашырга җитешә. Кыз: “Әни яшь киленнәр кебек әле,“ – дип шаяртып та алды. Балалары, онык-оныкчыклары да картаерга ирек бирмиләр, ахрысы. Кайткан саен: “Әби, син ясаган чәйгә җитәме соң!“ – дип, әбиләренә ясату ягын карыйлар. Маһиҗамал әбигә бу һич тә кыенлык тудырмый. Ходай сәламәтлектән генә аермасын. Киләчәктә дә үзе пешергән тәмле ашлары, бәлешләре, табигать үләннәреннән кайнаткан чәйләре белән балаларын, онык-оныкчыкларын сыйлап торырга насыйп кылсын. Чөнки ул бу тормышта шулар өчен дип тырышып яшәгән ана кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International