Соңгы вакытта иминият компанияләренең автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүгә (ОСАГО) килешүләр төзүдән баш тартулары, өстәмә иминият хезмәтләре күрсәтү белән бәйле килешүләр төзүләре турында гражданнарның мөрәҗәгатьләре арта төште. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә гражданнарның ОСАГО полисларын рәсмиләштергәндә хокуклары бозыла икән, моның өчен җаваплылык каралган. Алар түбәндәге маддәләрдә чагылыш табалар:
–14.1нче маддә – махсус карарда (лицензия) каралган шартларны бозу юлы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару;
–14.4нче маддә – халыкка тиешле сыйфатта булмаган, яисә Россия Федерциясе закончалыкларында билгеләнгән товар сату, эшләр башкару, яки хезмәт күрсәтү;
–14.8нче маддә – кулланучыларның башка хокукларын бозу;
–19.1нче маддә – кануннарга буйсынмаган мөстәкыйльлек (самоуправство).
Соңгысына намус дигән төшенчәгә төкереп караган иминият компанияләренең ОСАГО килешүе төзегәндә бланклар юклыкка сылтау итүләре, автомобиль хуҗаларына өстәмә хезмәтләрне мәҗбүриләп тагу (сәламәтлекне, тормышны, милекне һ.б.ны иминиятләштерү) керә. Әгәр хокукларыгыз бозыла икән, раңйон прокуратурасына мөрәҗәгать итегез.
Р.Садыйков, район прокуроры ярдәмчесе.