ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Республика Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятны үстерү үзәге, Татарстан Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе, татар хатын-кызларының “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы, “Тылсымлы куллар“ журналы редакциясе “Кояшлы балачак“ – “Солнечное детство“ иҗат конкурсы үткәргәннәр иде. 

Кыш үзенең ишек төбендә торуын сиздерә. Су өслекләренең бозга әверелер көннәренә дә ерак калмый. Шул уңайдан районыбыз коткаручылары зур сулыклар янәшәсендә утырган авыллардагы белем бирү учреждениеләрендә балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.  

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Айнур Әгъләмов күптән түгел генә Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе делегациясе составында Германиядә булып кайтты. 

Яраткан шагыйребез Сәяф Шәйхинең тууына 75 ел тулуга багышланган кичә район мәдәният йортына Мамадыш һәм Яр Чаллының күпсанлы әдәбият сөючеләрен җыйды.

Күптән түгел генә Яр Чаллы шәһәрендә билбауларда көрәш буенча – XIV, төрекмән көрәше буенча III дөнья чемпионатлары узды. Анда катнашкан ике көрәшчебез призлы урыннар яуладылар.

Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры АЛСУ МИФТАХОВАга мөрәҗәгать иттек.

Мамадыш районы халкы өчен декабрь аена намаз вакытлары.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бүген министрлыкның коллегия утырышында республикада яшьләрнең төрле башлангычларына булышучы программалар киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.

Татарстанда, Пенсия фонды вәкилләре, дип үзләрен танытучыларның фатирларга, йортларга керү очраклары теркәлгән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Мөфти Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов белән мәдәният йортында үткәрелүче Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International