Күптән түгел генә Яр Чаллы шәһәрендә билбауларда көрәш буенча – XIV, төрекмән көрәше буенча III дөнья чемпионатлары узды. Анда катнашкан ике көрәшчебез призлы урыннар яуладылар. Римма САДЫЙКОВА 79 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә төрекмән көрәше буенча икенче урынны яуласа, Энҗе ЙОСЫПОВА 63 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Спортчыларыбыз икесе дә тренер Илшат ШӘЙДУЛЛИН кулы астында шөгыльләнәләр