ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә районыбыз сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә. Бер сыерның продуктлылыгы буенча да Мамадыш республикада югары позицияне били. 2015нче елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдән кергән табыш 1 млрд 410 млн. сумны тәшкил итте. Үсеш 124%. Хәзерге вакытта да аграрийлар алдында мөгезле эре терлекләрнең баш санын һәм продуктлылыгын арттыру мөһим бурычларның берсе булып кала.

Ике көн дәвамында Түбән Ушма авылындагы “Дуслык“ спорт комплексы базасында мини-футбол уеннары бара.

Соңгы елларда Мамадышның туризм потенциалы буенча зур эшләр башкарыла. Төбәгебез су юлы буйлап сәяхәт итүче туристлар маршрутына кертелде. Хәтерләсәгез, җәй дәвамында шәһәрдә күп кенә кунаклар булып киттеләр. 


2
декабрь, 2016 ел
җомга

3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак игълан ителде. Гадәттә Татарстан Республикасы башкаласында һәм муниципаль берәмлекләрендә әлеге дата уңаеннан төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

#Подпиширодителей#Подпишиблизких акциясенә газетабызның Дмитрий Крещенов исемендәге премиясе лауреаты, “Россельхозцентр“ның район бүлеге начальнигы Хәлим Шиһабетдип улы Сәлахов кушылды:

Берәрсе сиңа изгелек кылса, олыгайган саен аны һич онытып булмый икән. Ә минем тормыш юлымда изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр күп очрады.

Бу атнада шәһәребездәге шимбә ярминкәсенә Усәли икътисадый зонасы чакыра.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Җәмгыятьнең оештыручысы һәм җитәкчесе – Вьетнам Республикасыннан Чан Нгок Тиену.

Бүген “Мамадыш районының халыкның мәшгульлеге үзәге“ дәүләт учреждениесе коллективының гомуми җыелышында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзәкнең яңа директорын тәкъдим итте. Коллективны хәзер Ләйлә Рафис кызы Хөснетдинова җитәкләячәк.


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте игълан иткән «#Подпиши родителей#Подпиши близких» акциясенә безнең филиал да актив кушылды. Коллектив Мамадыш почтамты белән берлектә, район хакимияте бинасында район Советы депутатлары, җитәк челәр һәм авыл җирлекләре башлыклары арасында “Нократ“ (“Вятка“) район газетасына яздыру оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International