БОЗ САКЛЫК СОРЫЙ

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Кыш үзенең ишек төбендә торуын сиздерә. Су өслекләренең бозга әверелер көннәренә дә ерак калмый. Шул уңайдан районыбыз коткаручылары зур сулыклар янәшәсендә утырган авыллардагы белем бирү учреждениеләрендә балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.  Андый мәктәпләр бездә унау исәпләнелә. Түбән Яке авылында урнашкан 5нче санлы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре көзге-кышкы айларда су өслекләрендә үз-үзеңне тоту кагый дәләре турында шәһәр, Красная Горка һәм Җөри урта мәктәпләрендә әңгәмәләр уздырдылар инде. Шул ук вакытта балык тотучылар белән дә профилактик чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International