Владимир Леонов: Яшьләргә ярдәм итүче дәүләт программалары дәвам итәчәк.

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бүген министрлыкның коллегия утырышында республикада яшьләрнең төрле башлангычларына булышучы программалар киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.

“Яшьләр – безнең кадрлар резервы, – дип исәпли Владимир Леонов. – Без моны аңлыйбыз, Татарстан җитәкчелеге, Президент та аңлый. Ике ел элек без министрлык коллегиясендә республикада яшьләр сәясәтен үстерүгә, яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар кабул иткән иде. Бүген алар яхшы нәтиҗә бирә, шуңа күрә икътисади шартларга карамастан, бу программаларны дәвам итү өчен тырышачакбыз”.


МА "Татар-Информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International