Бүләк итәм сезгә йөрәгемнән чыккан җырымны

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Яраткан шагыйребез Сәяф Шәйхинең тууына 75 ел тулуга багышланган кичә район мәдәният йортына Мамадыш һәм Яр Чаллының күпсанлы әдәбият сөючеләрен җыйды.

–Сәяф ага актив тормыш позицияле шәхес иде. Шигырьләре һәм хикәяләре барлык әдәбият сөючеләр тарафыннан да җылы кабул ителде. Җәмәгате ул язып калдырган шигырьләрне вафатыннан соң да китаплар итеп бастырып чыгарырга үзендә көч тапты. Бу – аның Сәяф абыйга мәхәббәте билгесе дә, – дигән сүзләр белән башлап җибәрде кичәне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова. Сәяф ага – шагыйрь дә, прозаик та, күпсанлы җырлар авторы да. Язылуга ук популярлашып киткән “Каеннарым“ җырының иҗатташ дусты, күренекле җырчы Валерий Шрыков башкаруында янәдән бер кат яң- гыравы кичәгә тагын да ямь өстәде. Шәдче төбәге һәвәскәрләре Сәяф аганың җырларын кичәдә тамашачыга күп бүләк иттеләр. –Рәхмәтләрнең иң зурысы – Сәяф абыйның тормыш иптәше Мөсфирә апага. Ул – Сәяф абый үзе булмаса да, хезмәтен дәвам итеп Хәтер Бүләк итәм сезгә йөрәгемнән чыккан җырымны яшәтүче. Җырларын киләчәктә дә җырлап яшәргә язсын иде, – диде шәһәребезнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт. Яр Чаллы шәһәреннән каләмдәшебезгә хөрмәтләрен белдерергә Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе, “Көмеш кыңгырау“ газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, як- ташыбыз, Казан федераль университеты- ның Чаллы филиалы укытучысы Дания Сибгатуллина, “Мәйдан“ журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, якташыбыз, прозаик Амур Фәләх килгәннәр иде. Кичәдә Сәяф аганың арабыздан бик иртә киткән энесе Мөхәммәт Шәйхи дә зурлап искә алынды. Районыбыз шагыйрьләре һәм язучылары Вахит Галиев, Рафаил Газизов, Рәсимә Гали- ева, Гөлнур Васыйлова, Рәим Гобәев, Вәрис Гали дә Сәяф аганың иҗади мирасын югары бәяләделәр, аның җырларыннан торган фестиваль үткәрү инициативасы белән чыктылар. Катмыш төбәгеннән дә шагыйрьнең иҗатташ һәм яшьлек дуслары килгән иде. Композитор Булат Юнысов бергә иҗат иткән җырларын башкарды. Түбән Кыерлы клубы мөдире Гөлфия Галимҗанова балалар белән шигырьләреннән әдәби монтаж әзерләгән. Иҗатың яши, әдәби мирасың дөнья күрә, урыннарың оҗмахта булсын, каләмдәшебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International