Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры АЛСУ МИФТАХОВАга мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез. –Түләүле хезмәтләр күрсәтү инде нормага кереп бара һәм бөтен нәрсә өчен дә түләргә туры килә, дигән сүзләр белән Сез килешәсезме? –Әйе, мондый проблема бар, без аны яхшы беләбез. Хәзерге вакытта медицина оешмаларында халыктан акчаны рәсми рәвештә дә, ягъни түләүле хезмәт күрсәтү турында шартнамә төзеп, рәсми булмаган рәвештә дә алалар. Кайвакыт полис буенча әлеге медицина ярдәмен бушлай алып булу турында пациентларга аңлатып та тормыйлар. Яхшылап аңлатмагач, авыруларда “шулай тиештер инде“ дигән ялгыш фикер туа. –Пациентка акча түләргә кушу очраклары да булгалый. Бу очракта аңа нәрсә эшләргә киңәш итәр идегез? –Мәҗбүри медицина иминияте полисы була торып меди- цина хезмәте күрсәткән өчен түләргә туры килсә, акчаны кире кайтарып алу мәсьәләсен хәл итү табибларның яки медицина оешмаларының законсыз гамәлен туктатып калуга караганда күпкә авыррак, бигрәк тә түләү документлары булмаса. Шуңа күрә, әгәр дә пациентка түләүле нигездә тикшеренергә яки консультация алырга йә теге яки бу медицина хезмәтен күрсәткән өчен түләргә тәкъдим итсәләр, бу турыда аңлатмалар бирүне яки ярдәм сорап иминият вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен мәҗбүри медицина иминияте фонды база- сында контакт-үзәк оештырылды, ул нәкъ менә шундый мәсьәләләрне үз вакытында хәл итүне күздә тота. –Тотылган акчаны кире кайтарып алу мөмкинлеге бармы соң? – Әйе бар. Тик тотылган акчаны медицина оешмасы тарафыннан компенсацияләүне таләп итү өчен пациентның шартнамәсе, касса яки товар чеклары булу мәҗбүри. Ул әнә шул документлары белән үзенең иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Без узган елда кер- гән нигезле шикаятьләрнең 92 процентын судка кадәр канәгатьләндерә алдык. Шикаятьләр арасында медици- на ярдәме күрсәтүдән баш тартуга, гражданнардан акча алуга, медицина ярдәмен сыйфатсыз күрсәтүгә кагыла торганнары да бар иде. Медицина оешмалары үз ире- кләре белән пациентларга барлыгы 263 мең сумнан ар- тык күләмдә акча кире кайтарып бирергә мәҗбүр булды. Калган шикаятьләр судта тикшерелде һәм шулай ук паци- ентлар файдасына хәл ителде. Мораль зыянны компенса- цияләүне кертеп, түләттерелгән барлык сумма 907 мең сум тәшкил итте. –Медицина ярдәмен түләүсез һәм түләүле нигездә күр- сәтү шартлары һәм тәртибе турындагы мәгълүматларны каян алырга була? –“Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында“ һәм “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында“ федераль закон- нар нигезендә медицина оешмалары мондый мәгълүматны үз рәсми сайтларында, шулай ук медицина учреждениеләрендә урнаштырырга тиеш. Иминият медицина оешмалары шулай ук халыкка медицина ярдәме күрсәтү төрләре һәм шартлары, иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары хакында мәгълүмат бирергә бурычлы. Мәгълүматны алар үз сайтларында һәм меди- цина оешмаларында һәм мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү пунктларында стендларда урнаштыра. Фондның рәсми сайтында да (www.fomsrt.ru) мондый мәгълүмат шактый тулы бирелгән. Моннан тыш, кызыксындыра торган сорауларга җавапларны контакт-үзәкнең 8-800-200-51-51 түләүсез номерына шалтыратып та алырга була. Сүземне йомгаклап тагын шуны гына әй- тәсем килә: тормышта үз хокукларыңны белү, алардан дөрес файдалану бик мөһим. Сораулар килеп чыкканда ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген яхшы белү дә күп кенә проблемаларны җиңелрәк хәл итәргә булыша. Без эшчәнлегебезне әнә шул принциптан чыгып алып барабыз. Сорауларыгыз бар икән, рәхим итегез! Без һәркемгә ачык һәм ярдәм күрсәтергә әзер.