Элек берәр-икешәр сыер асраган кешеләрнең дә сөтне, аннан ясалган ашамлыкларны кибеттән, сыер малын күпләп асраучы авылдашларыннан алуы да гаҗәпләндерми. Сыер асра уның файдалы ягы юк бит аның, сөтнең бәясе арзан, азыклар кыйммәт, янәсе. Ә менә биш-алты баш сыер малы асрау алай ук зыянлы түгел икән. Түбән Козгын- чы авылында яшәүче Марсель Заһировның шәхси хуҗалыгы, яшәеше белән танышканнан соң әнә шундый фикергә килдем. Хуҗалык үсештә. Хәер, Марсель элек-электән ихатасында икешәр-өчәр сыер малы тоткан. Армиядән кайткач та умартачы булып эшли башлый ул. Ихатасында күпләп мал асрауга карамастан, умартачылыктан аерылганы юк әле һаман да. Берәү булса, авырлыкларга түзмичә, кул селтәп, бер генә шөгылен калдырыр иде. Ләкин Марсель түгел. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән халык мәкале нәкъ менә шундый егетләрнең асылын ачып бирә дә инде. Дистәдән артык мөгезле эре терлекне тәрбияләүнең күп өлеше бөтен гомерен Түбән Коз- гынчыдагы фермада уздырган тормыш иптәше Лариса җилкәсенә төшә. Авырлыклардан курыкмыйлар Заһировлар. Авылда яшәсәң, мал асра –Зарланганыбыз юк, бер ияләнгәч, тормыш шулай бара инде. Элек тә малны ишле итеп асрадык. Шөкер, хәзер терлек асрау буенча чикләү юк. Берне асрасаң да, шул эш, бишне асрасаң да. Бүген безнең хуҗалыкта дистәдән артык мал тотыла. Сыерлар сөт бирсә, үгезләрне симертеп суеп сатабыз. Быел инде дүрт үгез суйдык, – ди Марсель. Куш кул тутырып бирмәсәләр дә, Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән махсус программалар авылда яшәүче тырышларга хуҗалыкларын киңәйтер өчен мөмкинлекләр тудырып тора әлегә. Заһировлар да шундый программаларның берсендә катнашып, 200 мең сум акча алганнар, әлеге суммага сарай корып куйганнар. Дөрес, бүген фермадагы хезмәтне югары технологиягә корылган дип әйтеп булмый. Тиресне кул белән чыгарасы, сауган сөт тә торбалар аша суыткычка төшми, сыерларга су эчерү җайланмалары да көйләнмәгән. –Болар киләчәк эшләре, –дип сүзгә кушыла Марсельнең тормыш иптәше Лариса. – Бүген күп эш кул белән башкарыла икән, бу икътисадый яктан отышлы. Җитештергән сөткә килгәндә, аны тапшырабыз. Көн саен 70-80 литр. Җәй көне күбрәк тә була. Берара сөт күләме кимиячәк. Бу сыерлар ташлану белән бәйле. Гаилә пай җирләре алырга йөри. Рәсмиләштереп бетергәннән соң, 12 гектар мәйданда терлек азыгы культуралары үстерергә ни ятлиләр. Бу гаиләдән аның хезмәт сөючәнлегенә, уңганлыгына сокланып чыгып киттем. Авырлыклар алдында баш ия торганнардан түгел алар. Менә шулай, гомер уртасына җиткән парлар, тату гына, бер сәгать вакытла- рын да әрәм итмичә, җир җимертеп эшлиләр, яшиләр.