Казанда "Талантлар ачу" III форумы узачак.

2016 елның 16 декабре, җомга

16нчы декабрьдә Казанда, Германия-Россия яңа технологияләр институтында "Талантлар ачу": "Кешеләр. Идеяләр. Карарлар. - иң югары потенциал белән!" III форумы узачак. Форумда Дәүләт программалары буенча үткәрелүче олимпиадалар һәм бәйгеләрнең 200 финалисты, халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадалары һәм бәйгеләренең 150 җиңүчесе һәм призеры, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 150 остаз һәм 100 эксперт, республиканың иң зур оешмалары катнаша.

Форум "2015-2020нче елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә" Дәүләт программасының ачык мәйдәнчыгына әвереләчәк. Форум кысаларында белгечләр Россия һәм Татарстанда балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади үсеше өлкәсендәге үзгәрешләр турында фикер алышачаклар, шул исәптән: балалар һәм яшьләрнең инженер, технология, эшмәкәр иҗатын үстерүгә юнәлтелгән олимпидаларны гамәлгә ашыру, сәләтле балалар белән эшләү өчен фәнни перспективалы модельләр кертү һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International