Мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел. Моңа ирешү юнәлешендәге эшләр соңгы елларда бигрәк тә күп башкарыла. Инвалидларның социализациясе, аларны җәмгыятьтә яшәүгә җайлаштыру-яраклаштыру республикабызда өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Нәтиҗәдә, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата сәламәт кешеләр мөнәсәбәте дә үзгәрә башлады. Елның-елында төбәгебездә физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен дә чыршы бәйрәме уза.
Үзәк мәйданга хуҗа булып утырган Яңа ел чыршысында да утлар кабынды. Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы кичә узды.
Синоптиклар көндезләрен атна ахырына кадәр -4 һәм -5 градус вәгъдә итәләр. 1нче һәм 2нче гыйнварларда тагын да җылырак булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары – эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия ачылды.
26нчы декабрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланды.
Һава температурасы бер түбән төшеп, бер югары күтәрелеп торган чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидимиологы Айрат Галиев әйтүенчә, респиратор вируслар йоктырып медицина учрежденияләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара икән. Әмма Грипп белән авыручылар әлегә рәсми рәвештә искәртелмәгән.
Яңа ел бәйрәме алды көннәрендә Мамадыш районы һәр сыердан сөт савып алы буенча республикада дүртенче урынга күтәрелде.
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча 2017 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак, 7 гыйнварда Раштуа.
Райондашларыбызның хәтерләрендә калучы вакыйгалар нинди икән?
Популяр җырчы киләсе елдан төбәгебездә музыка дәресләре алып барырга ниятли. Үзе ассызыклавынча, беренче адымнар инде ясалган.