Тагын бер ел шаулап узды, тарих хәзинәсенә тагын бер ел өстәлә. Иске елның соңгы болытлары ап-ак карларны туздырган, Яңа ел бусагабыздан узарга санаулы гына сәгатьләр калып барган чакта, 2016ның нәрсәсе белән истәлекле булуын тагын бер тапкыр барлап үтәсе килә.
*18нче февраль көнне өченче чакырылыш район Советының бишенче утырышына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул шәһәребез, Мамадыш промкомбинаты белән дә танышып чыкты. Рөстәм Нургалиевич 16нчы июль көнне Җөри авылына Питрау фольклор бәйрәменә дә килде. Анда быел Россия Финанс министры урынбасары Андрей Иванов та катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел районыбызда өченче тапкыр август ае башында булды. Башта уол вертолетта иген кырларын очып әйләнде. Аннан Түбән Ушманың капиталь ремонтланган мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.
*Май ае башында Соколка авылында яңа Павел һәм Петр храмы файдалануга тапшырылды, аны ачу тантанасында катнашкан Казан һәм Татарстан митропилиты Феофан: “Бу–мин күргән авыл храмнарының иң яхшысы“,–диде. Храмның миценатлары һәм җиткерүчеләре – Сергей Донгузов, Василий Носов, Алексей Корноухов, Олег Вагайцев һәм башка хәйрәчеләр.
*Сентябрь аенда Мамадышыбызның Чапаев урамында “Яшьлек“ скверы ачылды. Ул балалар мәктәптән кайткач һәм ял көннәрендә халыкның яратып йөри торган урынына әйләнде. Анда балалар белән башка районнардан да килә башладылар.
*18нче сентябрь көнне Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узды. Анда районыбыздан барлык сайлаучыларның 97,19 проценты катнашты. Тавыш бирүчеләрнең 94,64 проценты “Бердәм Россия партиясе өчен тавыш бирде.
*18нче октябрьдә Мамадышта Татарстан Халыклары Ассамблеясы утырышы узды. Анда республика Дәүләт Советы Рәисе, Ассамблея Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстандагы милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, автономияләрнең төбәк бүлекчәләренең яшь лидерлары, районнар башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары катнашты.