Комиссиясенең өченче утырышы

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең өченче утырышы булып узды. Анда барлыгы сигез мәсьәлә тикшерелде. Утырышта катнашучылар агымдагы елда коррупциягә каршы көрәш кысаларында районыбызда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, киләсе елга бурычлар билгеләделәр.

Үзәк массакүләм мәгълүмат чараларында әледән әле зур кәнәфиләр биләгән кайбер түрәләрнең нәфесләрен тыймыча ришвәт алганда, бюджет акчалары белән “шаярганда“ эләгүләре турында хәбәрләр еш күренә башлады. Табиблар, кешедә онкологик авыруны дәвалаганда караганда, аны үзвакытында кисәтү отышлырак, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Коррупция белән дә шулайрак. Шуңа күрә бу чиргә карата көрәш кискен барырга тиеш. Яшәешебезнең кайсы гына тармагын алма, коррупция чалымнарын күрергә мөмкин. Утырышта товарларны урнаштыруга заказларның, муниципаль ихтыяҗлар өчен эшләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең башкарылу, шул исәптән сатып алуда ачыклык һәм үтемлелелекне тәэмин итү буенча, сатып алуда катнашучыларның законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүне гамәлгә ашыру закончалыкларының үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International