ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2013 ел
җомга

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш тәмамланды. Аның йомгаклары белән таныштыруын үтенеп, республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевичка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Борчылмыйк, “Печәнсез калмассыз,” – диләр

Авыл халкының телендә дә, уенда да бер генә сүз бүген: “Печән!” Бөтен кеше кышлык мал азыгы турында кайгырта. “Киләсе елның нинди буласын белгән юк,” – дип, запас белән дә әзерләргә тырышалар.

Көндез бәгырьләрне өтәрлек булып кояш кыздырса да, төнлә һава салкынайта. 

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Борчылмыйк, “Печәнсез калмассыз,” – диләр

Авыл халкының телендә дә, уенда да бер генә сүз бүген: “Печән!” Бөтен кеше кышлык мал азыгы турында кайгырта. “Киләсе елның нинди буласын белгән юк,” – дип, запас белән дә әзерләргә тырышалар.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Аларның мәхәббәт тарихы гөлләргә үрелгән бакчага тиң. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Әлфинур апа белән Нурислам абый Шагиевлар – авылыбызның, районыбызның тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

26нчы июнь кичендә шәһәребезнең иң гүзәл урыны–Нократ яр буенда районыбызның 312 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен искиткеч тамаша, серле әкияти бал оештырылды.

XXVII Бөтендөнья студентлары Уеннары Эстафетасы Уты Татарстан буенча хәрәкәтен дәвам итә. 26нчы июньдә аны кабул иткән шәһәрләр исемлегенә Мамадыш та өстәлде. 

7
июнь, 2013 ел
җомга

Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар,  мөхтәрәм кунаклар!

 

Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе белән тәбриклим! Туган ил, туган тел, газиз җырлар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәреп, шатландырып юаткан, дәртләндергән, уенырын, көч-куәтен, баһадирларын урамнарга, мәйданнарга чакырган.  Халкыбызның  бөтен матур сыйфатларын зур чәчәк бәйләме итеп туплаган Сабантуй - изге, кабатланмас бәйрәм дә, ярыш–бәйгеләр мәйданы да, игенченең бөеклегенә мәдхия җырлау көне дә ул.


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Муниципаль районыбыз башлыгы тәкъдиме белән, узган елдан башлап һәр икътисади зона буенча ел дәвамында иң күп эш башкарган механизаторга район Сабан туенда 50шәр мең сум күләмендәге премия бирелә. Игътибарыгызга: быелгы җиңүчеләр.


3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Мамадышта Сабан туе 8 июнь көнне узачак.

1
июнь, 2013 ел
шимбә
Мамадыш егетләрен баян моңы астында озаттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International