Нократ яр буен ныгыту эшләре дәвам итә. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә “Гидроспецстрой” су асты-техник идарәсе ҖЧҖе белгечләре Нократ яр буенда булдылар, участокларны карадылар.
Мамадыш районының 34 мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре узды. Районыбыз мәктәпләрен 312 кыз һәм егет тәмамлады.
Беркемгә дә сер түгел, дөньяның алга киткән илләрендә урта һәм кече эшмәкәрлеккә зур өстенлек бирәләр. Кызганычка каршы, Россиядә әле бу өлкәдә каршылыклар аз түгел. Безнең районда эшмәкәрлекнең торышы ни хәлдә? Әлеге һәм башка сорауларга Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш бүлеге начальнигы Вадим Никитин җавап бирә.
Быелгы җәйге ялларда район территориясендәге барлык төр лагерьларда 2320 бала сәламәтлекләрен ныгытачак. Тагын мәчет һәм храм каршындагы ял итү лагерьларына 80 баланы җәлеп итү каралган.
Татарстанда беренче булып, Түбән Ушмада, мәктәп галереясы оештырылды. Аңа тәүге эшләрне якташлары Факил Гайфетдинов бүләк итте
“Иң арзанлы менә хәзерге көннән июльнең уртасына кадәр җитештерелә. Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк,”–диде Усалида терлекләрнең җәйләвен оештыруга багышлап үткәрелгән семинар-киңәшмәдә муниципаль район башлыгы урынбасары Алмаз Хисаметдинов.