Быелгы Рамазан ае Мамадышта һәм авылларда Ифтар мәҗлесләренең күбрәк үткәрелүе белән аерылып тора.
Сишәмбе көнне Ушма, Тәкәнеш һәм Шәдче төбәкләре хуҗалыклары, фермерлары кырларын әйләнеп чыкканнан соң: “Иң яхшы басулар Фәргать Рәфгатовичныкы, дип уйлаган идем, сезнеке яхшырак икән,” – диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте баш агрономы Әлфәт Талиповка.
Алексей Асафов Тауиле авылында гомер кичерә. Игенчеләр нәселеннән. Тауиле мәктәбендә котельный операторы булып эшли. 14 ел урак җитүгә комбайнга утыра. Узган ел “Тәкәнеш” агрофирмасы буенча икенче урынны яулаган.
Югары Тәкәнеш ындыр табагында машинист булып Халик Габделкаюмов ун елдан артык эшли инде. Андагы ашлык чистарту, киптерү һәм калибрлау агрегатларын төзек тоту, эшләтү аның җаваплылыгында. Бүгенге көндә ул басудан кайткан арышны “ЗАВ-20” агрегатында чистартып, киптерергә тутыра.