Пиротехника бәйрәмнәрнең алыштыргысыз атрибутына әверелде.Тик аны сатып алганда фаҗигага китерердәй кайбер сәбәпләрне онытмасагыз иде.
Эшләнмәләрне махсус кибетләрдән, бүлекләрдән генә сатып алырга тырышыгыз. Сертификатлары булу мәҗбүри. Аларны куллану алдыннан фейерверкны кайда ясыйсыгызны, аны ничек файдаланасыгызны, тамашачылар кайда буласын яхшылап күзаллагыз. Район, шәһәр, авыл җитәкчелеге белән килештерегез. 35-50 метр ара куркынычсыз һәм күзәтү өчен дә кулай санала. Җилнең кайсы якка исүен дә искә алыгыз, төтен һәм янып бетмәгән калдыклар тормышка куркыныч тудырырлык булмасын. Сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары, ягулык-энергетика комплексы предприятиеләреннән -1000, торак-коммуналь хуҗалыктан 300 метр ераклыкта булу зарур. Пиротехниканы ябык зданиеләрдә, янучан объектлар янында, тимер юл, нефть үткәргечләр янында, югары көчәнешле электр тапшырулары линияләре, зиратлар, кыйммәтле мәдәни мирас, заповедниклар, милли парклар янында да кулланырга ярамый.
Эксплуатацияләгәндә срогы чыккан, ватылган, сынган, капта булмаган фейерверкларны да куллану тыела. Инструкция буенча эш итү мөһим. “Шәм“, ракета кебек пиротехниканы кешеләргә, тиз янып китүчән маддәләргә юнәлтә күрмәгез. Бенгаль утлары, фонтаннар, хлопушкалардан кала салютларны кулдан аттыру, тәнгә якын тоту, кесәдә йөртү тыела. Балалар аеруча сак булсыннар.
ФӘРИТ ГАЛИУЛЛИН,
район буенча күзәтүчәнлек эшчәнлеге бүлеге начальнигы