Мамадыш урманнарын төрекләр эшкәртәчәк

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Якшәмбе көнне республика урманчылары Мамадышка җыелды. Министр Наил Мәһдиев һәм районыбыз башлыгы Анатолий Иванов катнашында узган семинар– киңәшмәдә Алабуга шәһәрендә эшләүче Кастамону заводын агач материалы белән тәэмин итү хакында сөйләштеләр. Эшлекле чара Норма урманчылыгы территориясендә башланып китте. Биредә агачларны кисү, тиешле үлчәмгә турау һәм махсус техника ярдәмендә төяп җибәрү барышын карадылар.

–Кастамону заводы Европа дәрәҗәсендәге эре проект. Аны Төркия белгечләре төзи. Ул Татарстан урманчыларына каен, усак, юкә кебек бүгенге көндә зур сорау тапмаган агачларны максатчан эшкәртергә ярдәм итәчәк. Төркия заводында алардан мебель плитәләре җитештерәчәкләр. Ә республика урманчылыкларына өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеге ачыла. Безнең тармак яңа сулыш ала дигән сүз,– дип белдерде ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев.

Декабрь аенда әлеге өлкә хезмәткәрләренә Кастамону заводы өчен 56469 куб. метр агач әзерләү бурычы куелган. 21 көн эчендә планның 39406 куб. метрын үтәгәннәр. Оператив сводканы ямьсезләүче районнарны министр кискен тәнкыйтьләп, еллык премиядән мәхрүм итәчәген белдерде. Кама һәм Мамадыш урманчылыклары әлегә җитәкчелек куйган бурычларны үтәп бара.

–Без 2014нче елда Кастамону заводы өчен 17 мең куб. метр агач әзерләргә тиешбез. Бу эш белән Норма, Соколка, Комазан һәм Келәүш урманчылыкларында дүрт бригада шөгыльләнә. Әлегә көнлек план 71 куб. метр агач әзерләү. Без норманы арттырып үтәп барабыз,– ди “Мамадышурман” җитәкчесе Илдус Мөхәммәтшин.

Семинар–киңәшмәнең пленар өлеше муниципалитетның утырышлар залында дәвам итте. Район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, Кастамону заводы безнең төбәкнең үсешенә дә яңа мөмкинлекләр бирәчәк. “Һәр авыл җирлегендә дә техникалар бар. Аларны һичшиксез бу өлкәгә җәлеп итәчәкбез. Моннан тыш, өстәмә хезмәт урыннары барлыкка килсә, эшсезлек күрсәткече дә кими”,– дип искәртте Анатолий Иванов киңәшмәне йомгаклап
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International