–Районыбызда яшәүче, әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында башка шәһәрләрдә бала табучы булачак аналарга мөрәҗәгать итәм: туу турындагы таныклыкны, артык мәшәкатьләр тумасын дисәгез, Мамадыштан алу отышлырак. Чөнки икенче кат туу турындагы әлеге документны, яисә белешмәне алу өчен тууны теркәгән ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Ә бу инде күпме вакытны алачак, шул ук вакытта чыгымнар да тотылачак дигән сүз.