Бүген Мамадыш районында участок уполномоченныйлары өчен төзелгән административ–торак комплексларын ачу тантанасы булып узды

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Мамадыш районында участок уполномоченныйлары өчен төзелгән административ–торак комплексларын ачу тантанасы булып узды. Әлеге биналар республика программасы буенча Кама урманчылыгы бистәсендә һәм Түбән Тәкәнеш авылында төзелделәр. Объектларны сафка “Мамадыштөзү” ЯАҖ һәм “Төзүсервис” ЯАҖ хезмәткәрләре бастырды.

Исегезгә төшерәбез, полиция хезмәткәрләре өчен мондый комплекслар төзү тәкъдиме 2012 нче елның 14 нче сентябрендә ТР муниципаль берәмлекләр Советының киңәйтелгән Президиумы утырышында күтәрелә һәм агымдагы ел башында программаны эшләтеп җибәрәләр. Безнең районда андый комплексларның Кама урманчылыгы бистәсендә урнашканы ТР Президенты каршындагы ДТФ акчаларына, ә Түбән Тәкәнеш авылында район бюджеты хисабына төзелде. Гомумән, быел республиканың 39 районында шушындый 82 универсаль бина төзү планлаштырылган иде. “Бүгенгә шуларның 47 әзер, калганнары ел азагына кадәр кулланылышка тапшырылачак”,– дип хәбәр итте ТР буенча ЭЭМ полиция җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров Кама урманчылыгы бистәсендә узган тантанага килгәч.

Ачылышта шулай ук Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Мамадыш районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Азат Мозафаров, бүлекнең шәхси составы һәм авыл халкы катнашты. Кунакларны ипи–тоз белән каршы алганнан соң, “Дядя Степа” турында сценка һәм концерт номерлары тәкъдим иттеләр.

Кама урманчылыгы бистәсендә төзелгән административ–торак комплексының ачкычын полициянең участок уполномоченные Динар Сафинга тапшырдылар. Ул шушы вазыйфада, һәм гомумән, хокук саклау органнарында 2008 нче елдан бирле эшли. Иң элек Алабугада махсус урта милиция мәктәбен, аннан читтән торып Казан шәһәрендә юридик институт тәмамлый. Өйләнмәгән.

Бинаның торак өлеше 3 бүлмәдән гыйбарәт. Алар тулысынча җиһазландырылган. Өй туена район башлыгы исеменнән телевизор, ә ТР буенча ЭЭМ суыткыч та бүләк иттеләр.

Түбән Тәкәнеш авылында төзелгән комплексның ачкычларын полициянең участок уполномоченные Илһам Бикбов кабул итеп ала. Шушы көннәрдә аңа “Нива” автомашинасы да тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International